Мәгариф
Кеше хокуклары атналыгы
Кеше хокуклары атналыгы кысаларында, 19 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр район мәктәпләрендә кайбер чаралар үткәрелә.
Икенче-дүртенче сыйныф укучылары өчен "Дөнья балалар күзе белән" рәсемнәр бәйгесе, бишенче сыйныф укучылары өчен - хокукый белемнәр дәресе үткәрелде. Алтынчы сыйныф укучылары "Син кеше хокукларын беләсеңме?" гражданлык форумында катнашачак. Җиденче сыйныф укучылары "Мәктәптә кеше хокуклары" темасына иншалар бәйгесендә катнашалар. Сигезенче сыйныф укучылары "Яшьләр наркотикларга каршы: үзеңә киләчәк бүләк ит" проектын яклыйлар, ә тугызынчы сыйныф укучылары өчен "Кеше хокуклары атнасы" йомгаклау фестивале үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев