Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Математика укытучылары өчен семинар узды

Урыссу өченче санлы мәктәп базасында "Сәләтле балалар белән эшләүдә төрле форма һәм алымнар кулланып эш итү" темасына семинар узды.

Семинар эшендә район мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова да катнаштылар. Алар укытучыларның игътибарын һәрдаим үзлегеңнән белем алуга, үзеңнең профессиональ дәрәҗәне күтәрү өстендә эшләргә кирәк икәнлегенә юнәлттеләр. Агымдагы елгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре узган елгы БДИ нәтиҗәләренә карый яхшырак булырга тиеш, дип ассызыклады Белалова. Информацион-методик үзәк методисты А. Мөхәммәтҗанова сәләтле балалар белән эшләү олимпиада һәм милли мәктәпләрдә БДИ, ДИА нәтиҗәләренә һичшиксез турыдан-туры тәэсир итәргә тиеш дип әйтте. Ул, шулай ук, өстәмә дәресләр уздыру, укучылар белән шәхси консультацияләр уздырырга кирәклеген дә искәртте. Урыссу өченче санлы мәктәбенең математика укытучысы А. Гарифуллина коллегалары белән олимпиада мәсьәләләрен чишү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иске Урыссу мәктәбенең математика укытучысы З. Гыйззәтуллина тугызынчы сыйныф укучыларының бердәм йомгаклау аттестациясе вакытында чишеләсе мәсьәләләрне эшләп күрсәтте.
Бер көнгә соңрак шундый ук семинар информатика укытучылары белән Урыссуның икенче санлы мәктәбендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев