Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мин полициядә эшләр идем...

"Батырлык атналыгы" акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлеге тарафыннан, Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик юнәлешле чаралар үткәрелде.

Үсеп килүче буында патриотик үзаң, тугрылык хисе, гражданлык бурычын үтәүгә әзерлекне тәрбияләү максатында, эчке эшләр бүлеге тарафыннан "Ачык ишекләр көне" уздырылды. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан район мәктәп укучылары өчен экскурсияләр оештырылды. Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы ярдәмчесе И. Әскәров укучыларга районда милиция, полиция бүлекләре оешу тарихы, милиция династияләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының белем бирү учреждениеләренә укырга керү мөмкинлеге турында сөйләде. Балалар шулай ук дежур бүлек, бүлекнең төп хезмәтләре, эксперт-криминалист эшләре, эчке эшләр бүлеге музее белән танышты. Полиция хезмәткәрләре кораллар һәм махсус чаралар күрсәтте. Укучылар шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү, балигъ булмаган балаларның тәртибен саклаулары темаларына әңгәмә кордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X