Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һөнәрманлыкка югары бәя

Пәнҗешәмбе көнне "Ел укытучысы-2012" Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең район этабы финалында агымдагы уку елының иң яхшы укытучысы билгеле булды.

Бар укытучылар да билгеле бер дәрәҗәдә талантлы, әмма аларның арасында иң яхшыларын билгели торган аерым критерийлары бар. Алар ел саен уздырыла торган "Ел укытучысы" бәйгесендә билгеләнә. Быелгы бәйгенең беренче турында Подгорный мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Исхакова, Кече Урыссу мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Шакирҗанова, Урыссу гимназиясе башлангыч сыйныф укытучысы Эльвира Маслова, Ютазы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Галләмова, Әбсәләм мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Гөлия Шакирова, Ютазы мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Гәрәева, Иске Урыссу мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Сөнгатуллина, Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән тормыш иминлеге нигезләренә укытучы Динар Вилданов, Каразирек мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Гарәфиева, Подгорный мәк-тәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Хисаметдинова, Ютазы мәктәбе физик культура укытучысы Марсель Закиров, Кәрәкәшле мәктәбе рәсем укытучысы Гөлфия Сәлимгәрәева, Урыссуның 4 санлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлйөзем Әхмәдуллина, Кәрәкәшле мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кәрамова, Бәйрәкә мәктәбе химия һәм биология укытучысы Диләрә Әгълиуллина, Димтамак мәктәбе математика укытучысы Ильмира Гомәрова, Урыссуның 2 санлы мәктәбе география укытучысы Луиза Гыйльфанова, Димтамак мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Галиуллина катнаштылар. Алар ачык дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар, укучыларның ата-аналары белән эшләү буенча мастер-класслар уздырдылар, педагогик вәзгыятьләрне хәл иттеләр, педагогик эшчәнлектәге яңа һәм нәтиҗәле эш формалары белән уртаклаштылар. Беренче турда барлык катнашучылар да Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге дипломнары белән бүләкләнделәр. "Ел укытучысы-2012" Бөтенроссия бәйгесенең район турында катнашканы өчен З. Исхакова тагын бер дипломга лаек булды.
Югарыда санап кителгән укытучыларның сигезе икенче турга үтте. Алар - Зөлфия Сөнгатуллина, Фәйрүзә Гарәфиева, Гөлия Шакирова, Алсу Ямалетдинова, Диләрә Әгълиуллина, Луиза Гыйльфанова, Марсель Закиров һәм Динар Вилданов. Район мәдәният йорты сәхнәсендә алар коллегалары һәм туганнары ярдәмендә үз биографияләре, иҗатлары һәм һөнәри эшчәнлекләре белән таныштыручы видеороликлар һәм сәнгать номерларын тәкъдим иттеләр. Эрудицияле, үз эшләренә бирелгән, һәрвакыт иҗади эзләнүдә булган, һәр яктан үсеш алган, һәрдаим үзләренең осталыкларын үстерүче һәм яңа педагогик технологияләрне үзләштерүче, үз укучыларын яратучы, аларны аңлаучы, максатларына ирешә белүче - нәкъ менә шундый ул район укытучылары. Һәм әлеге сыйфатларның бөтенесен дә үз эченә Гөлия Шакирова (сурәттә) туплаган. Нәкъ менә әлеге сыйфатлар Әбсәләм мәктәбе укытучысына "Ел укытучысы" титулын яуларга булышты. Бәйгечеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлдания Белалова котлады. Иң халыкчан укытучы булып Ф. Гарәфиева, иң тәҗрибәле - Л. Гыйльфанова, иң дикъкатьле - З. Сөнгатуллина, иң оста - А. Ямалетдинова, педагогик эшчәнлеккә иң бирешкән - Д. Вилданов, иң кыю - М. Закиров һәм, ниһаять, иң яхшы һөнәрман булып Г. Шакирова танылдылар. Җиңүче район башлыгы Гранты белән бүләкләнде һәм аңа бәйгенең республика этабында район абруен яклау хокукы бирелде. Г. Шакированы Әп-сәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары җитәкчелеге дә тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев