Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Педагоглар тарификациясенә - тиешле игътибар

Узган атнада утырышлар залында район мәктәпләре һәм балалар бакчалары җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмә узды.

Педагоглар тагын район җитәкчелеге белән очраштылар һәм үзләрен борчыган сорауларны тикшерделәр. Мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов укытучылар адресына беркадәр тәнкыйть белән чыкты. Аның сүзләре буенча мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең тарификациясе быел гадәттәгедән иртәрәк башланган. Мәктәпләрнең барлык педагоглары диярлек иске планнар белән килгәннәр. Һәрхәлдә, тиз арада барысын киредән ясарга туры килгән. С. Абрамов шулай ук кайсыбер мәктәпләрдә яңа профильләр керүе һәм башка үзгәрешләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, киңәшмәдә педагоглар эшен бәяләү критерийлары, мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү сораулары һәм шулай ук алдарак үткәрелгән халыкны анкеталау нәтиҗәләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X