Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район делегациясе республика секциясе утырышында булып кайты

Район делегациясе республиканың Байлар Сабасында узган "Һөнәрманлык, инновацияләр, иҗат, уңыш - мәктәпкәчә белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартларын сыйфатлы тормышка ашыру нигезе" республика секциясе утырышында булып кайтты.

Секция эшендә мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре өчен җаваплы мәгариф бүлеге методистлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Безнең районнан утырышка методист Валентина Орехова һәм Димтамак балалар бакчасы мөдире Хәния Хәлиуллина барды. Секция эше белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.

Секция эше күп кырлы булды һәм биш маршрут буенча алып барылды. Безнең делегация сингапур технологияләрен файдаланып үткәрелгән интеграцияле дәресләр фрагментлары тәкъдим ителгән, 3D спорт комплексы тәкъдир ителгән, инглиз теленә өйрәтү буенча дәресләр манзарасы күрсәтелгән авыл балалар бакчаларында булды.

Пленар утырышта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү юллары турында сөйләде. Ул шулай ук уку елы башына кадәр барлык педагогларга "Ана теле" проекты буенча татар теленә өйрәнүне тәмамлау мөһимлеген билгеләп үтте. Рус һәм татар телләре белән парллель рәвештә, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә инглиз телен укытуны тәэмин итү дә мөһим. Аерым игътибар мәктәпкәчә белем бирүдәге сәламәтлек саклау технологияләрен тормышка ашыруда мәктәп һәм балалар бакчасы эшендә күчүчәнлек проблемаларына һәм балалар бакчасында полилингваль белемгә юнәлтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев