Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районда 9 һәм 11 сыйныф укучыларының аттестациясенә багышланган директорлар советы үтте

Күптән түгел үткәрелгән район мәгариф учреждениеләре директорлары советында 9 һәм 11 сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясенә, шулай ук бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләре мәсьәләсе һәм башкалар тикшерелде.

Мәҗбүри һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне оештыру турында укыту-методик эш буенча мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гүзәл Гыйлаҗева мәгълүмат бирде. Аерым алганда, ул мәктәпләрдә имтиханнарга шәхси әзерлек буенча эш көчәйтелүен билгеләп үтте.

- 2014 елның октябрендә 9 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән тестлаштыру йомшак укучыларны ачыклады. Андыйлар район буенча 195 кеше. Алар белән өстәмә дәресләр уздырыла. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, 2015-2016 уку елында 10 сыйныфта укуларын дәвам итәргә 38 процент тугызынчы сыйныф укучысы әзерләнә, күпчелеге махсус уку йортларына керәчәк. 11 сыйныф укучылары арасында үзләштерелмәгән темаларны ачыклауга юнәлтелгән тренировка тестлаштырулары уздырыла һәм аларны ныгыту буенча эш оештырыла, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Гыйлаҗева.

Имтиханнарга әзерләнүче укучылар арасында психологик киеренкелекне йомшарту өчен ул "Дубравушка" сәламәтләндерү лагеренда математика һәм рус теле буенча семинар-практикум үткәрергә тәкъдим итте. Киңәшмә эшендә катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев имтиханнарга әзерлек кысаларында башка шәһәрләр педагогларын җәлеп итүне тергезергә тәкъдим итте. Мондый багланышлар, дип билгеләп үтте ул, укучыларга гына түгел, укытучыларга да ярдәм итәчәк: яхшы тәҗрибә белән уртаклашу һәрвакыт нәтиҗә бирә.

Мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова мәгариф өлкәсендә Контроль һәм күзәтчелек департаменты таләпләрен үтәү сорауларын җиткерде. Совет эшендә Бөек Җиңүнең бәйрәм итүгә эзерлек соравы тикшерелде. Мәгариф бүлеге начальныгының тәрбия эше буенча урынбасары Зилә Шәрипова сүзләре буенча, мәктәп тәрбияләнүчеләре арасында зур эш уздырыла, мәгариф учреждениеләренә, тулам алганда, 36 Бөек Ватан сугышы ветераны беркетелгән.

Киңәшмә ахырында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин, энергия ресурсларына сакчыл карау әһәмиятен искә төшереп, энергия саклау муниципаль программасын үтәүдә иң яхшы күрсәткечләре булган мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә грамота-сертификатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев