Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районнан 3 укытучы Англиягә стажировкага барып кайтты

Чит илдә дә тормыш начар түгел. Шундый фикер белән районыбызның өч инглиз теле укытучысы, җәен Англиядә стажировка узып, кайтты.

Алар Татарстан Республикасының "Алгарыш" программасы буенча грант алучылар, нәкъ менә шушы бүләк әлеге укытучыларга чит илдәге белем бирү учреждениеләрендә тәҗрибә туплау мөмкинлеген тудырды да. Бәйрәкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлшат Абдуллина белән әңгәмә корабыз.
- Без Казаннан Мәскәүгә 18 июльдә очтык, ә аннан Ла-Манш бугазы ярында урнашкан Брайтон шәһәренә юл алдык, - дип сөйли Гөлшат Фәрвәз кызы. - Һәм 20 августка кадәр безнең өчен яңа ысул буенча инглиз телен өйрәндек, сүз уңаенда, әлеге ысул укучыларга ирек, мөстәкыйльлек бирә. Хуҗасы хәрби сәнгать тренеры булган коттеджда яшәдек. Чехия, Польша, Санкт-Петербург студентларына һәм миңа аерым бүлмәләр тәкъдим ителде. Иртәнге ашка без, инглизләр кебек, джем яисә атланмайлы тостер белән чәй, кофе, кайвакыт сөт эчтек. Көллияттә ашаган төшке аш, кагыйдә буларак, "фиш энд чипс" - ягъни кыздырылган бәрәңге белән клярлы балык, салатлардан торды. Кичке ашны - изелгән бәрәңге, сыр, ветчинаны хуҗа әзерләде. Ризык тәмле булды. Күңелебезгә бары тик аш җитмәде. Аны инглизләр әзерләмиләр.
Урамнарның төзеклелеге, халыкның искитмәле әдәплелеге күзгә ташланып торды. Әйтик, автобуска кергәндә, шофер исәнләшә, һава торышының матурлыгын искәртә, чыкканда пассажирларга рәхмәт әйтеп озатып кала. Автобуслар ике катлы: беренче каты инвалидлар, көмәнле ханымнар һәм өлкәннәр өчен, икенчесеннән яшьләр урын ала. Алар, сүз уңаенда, аскы катта буш урыннар булса да, өскә менәләр. Күпләр велосипедка өстенлек бирә. Алар өчен юлларда махсус полосалар билгеләнгән, мондый полосалар автобус һәм автомашиналар өчен дә каралган. Шәһәр халкы өс-башына әлләни әһәмият бирми, арада зәвыксыз киенгән кешеләр дә бар. Шактый тарихи урыннарда булдык. Кыскасы, оныта алмаслык тәэссоратлар алдык.
Кәрәкәшле мәктәбенең инглиз теле укытучысы Фәридә Насыйрова Манчестерга эләгә. Ул Кытайдан һәм Венгриядән килгән укытучылар белән кайчандыр Пакестаннан күченеп килгән хуҗабикә йортында яшиләр. Фәридә Илсур кызы әйтүенә караганда, әлеге хуҗабикә төрле өлкәләрдәге мәгълүматка ия кеше була. "Бер бүлмәдә без ике кеше яши алабыз дигәч, ул аптырап калды. Чөнки килешү буенча һәрбер кеше аерым бүлмәгә урнашырга тиеш иде. Шөгыльләр мәгълүматка бай узды. Шулай ук мәдәни программа да күңелләрдә тирән эз калдырды: без Лондон, Ливерпуль, Йорг шәһәрләрендә булдык, Шотландиягә бардык. Болар тарихи һәм мәдәни урыннарга, күп санлы архитектура һәйкәлләренә бай урыннар. Шуңа күрә бу темага бик озак сөйләргә мөмкин".
Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гөлшат Касыймова шулай ук Манчестерда яши. Узган курслар буенча ул төрле методикаларга һәм ысулларга өйрәтүләрен сөйләде. Ягъни телне өйрәнүнең аерым этабына ысул туры килгән очракта гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Белем бирү серләренә төшенү авыр булмады, ди Касыймова. Әмма имтиханнар турында болай дип әйтеп булмый, чөнки аларны тапшырырга бары тик каләм, аны очлаугыч, ластик белән генә кергәннәр. 240 сорауга җавап табар өчен 240 минут вакыт бирелгән. Курслар ахырында "студентлар" уку турында сертификатлар алганнар. Имтихан нәтиҗәләре буенча документ исә декабрь аенда киләчәк. Англиядә Сезгә нәрсә ошады, дигән соравыбызга, Гөлшат Фәнәви кызы: "Бар нәрсә дә диярлек ошады", дип җавап бирде. Беренче чиратта безнең район укытучысына инглизләрнең әдәплелеге, социаль гарантияләр, кешеләрнең күңел байлыгына өстенлек бирүе ошаган.
Кыскасы, чит илдә дә тормыш начар түгел. Курыкмыйча шуны әйтергә була, соңгы елларда Европадан кергән шактый күренешләр безнең тормышыбызда тирән урын алды. Шулай да без европалылар да, Азия кешесе дә түгел, әмма алардан килгән сыйфатлар бездә яши. Һәм әлеге сыйфатлар төрле шартларда үзләрен төрлечә күрсәтергә сәләтле: берәүләр акыллырак булыр өчен укыса, икенчеләр документ алыр өчен генә белем туплый, ә өченчеләр исә тормыш мәгънәсен бәйрәмнәргә кайтарып калдыра. Ничек кенә булмасын, инглиз телен өйрәнергә кирәк, чөнки ул безгә дөньяны тагын да танып белү мөмкинлекләрен ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев