Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районның иң яхшы укучысы Әбсәләмдә укый

Өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары арасында безнең районда беренче тапкыр "2013 ел укучысы" конкурсы узды.

Пәнҗешәмбе көнне район мәдәният йортында бәйгенең өченче йомгаклау этабы узды. Элекке ике этапта җиңүчеләр - Димтамак мәктәбе укучысы Алия Шәйгомановага, Подгорный мәктәбе укучысы Гөлназ Баталовага, Ютазы мәктәбе укучысы Айсылу Хөснетдиновага, Каразирек мәктәбе укучысы Наилә Галиевага, Кәрәкәшле мәктәбе укучысы Ралия Зәйнуллинага һәм Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Ралина Нигъмәтуллинага дипломнар тапшырылды. Ә ярымфинал җиңүчеләре - Ютазы мәктәбе укучысы Ләйсән Нуретдинова, Әбсәләм мәктәбе укучысы Ислам Гыйззәтуллин, Бәйрәкә мәктәбе укучысы Карина Шәрәфетдинова, Кече Урыссу мәктәбе укучысы Эльвина Рәфыйкова, Иске Урыссу мәктәбе укучысы Ләйсән Йосыпова, Урыссу гимназиясе укучысы Диана Крутова, Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучылары София Кулагина һәм Александра Волкова, Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучысы Карина Дубовик һәм Урыссуның 4 санлы мәктәбе укучысы Владимир Мецкер районның иң яхшы укучысы исеменә көрәшне дәвам иттеләр.

Беренче биремдә бәйгедә катнашучылар жюрины һәм тамашачыларны үзләре белән таныштырырга тиеш булдылар. Биредә алар үзләренең мавыгулары, мәктәптә укулары, гаиләләре турында видеороликлар тәкъдим иттеләр. Конкурсантлар шулай ук сыйныфташлары, укытучылары һәм үзләренең якыннары ярдәме белән артистик талантларын күрсәттеләр. Шуны әйтергә кирәк, аларның күбесе үз мәктәпләренең укуда лидерлары гына түгел, алар актив җәмәгать эше дә алып баралар, спорт, бию, музыка белән дә шөгыльләнәләр, төрле әйберләр дә ясыйлар.

Икенче биремдә бәйгедә катнашучылар интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр. Алар мәктәп программасын гына түгел, үз районыңны, аның флора һәм фауна үзенчәлекләрен белүне дә таләп иткән сорауларга җавап бирделәр. Сораулар арасында четерекле, конкурста катнашучылардан логик фикерләүне таләп иткәннәре күп иде.

Соңгы иҗади бирем юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсенә кагылды һәм хәзерге вакытта үткәрелүче "Игътибар - балалар!" оператив-профилактик чарасы кысаларында узды. Ул республика юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау Дирекциясе филиалы һәм район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителде. Унбиш минут эчендә балалар юлларда үзеңне куркынычсыз тоту темасына плакатлар күзаллауларын кәгазьдә тасвирладылар. Әлеге конкурста София Кулагина җиңүче дип табылды. Аның эшен баннерга күчерү һәм ул укыган 3 санлы мәктәп янына кую күздә тотыла.

Барлык өч бирем нәтиҗәләре буенча ел укучысы дип Әбсәләмнән Ислам Гыйззәтуллин табылды. Аның үзенең әйтүе буенча, конкурска ул озак әзерләнгән, ә районда аңа беренче укучы булырга укытучылар һәм әти-әнисе ярдәм иткән. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлдания Белалова җиңүчегә диплом, бүләкләр тапшырды, укуда һәм спортта (җиңүче аның белән дә актив шөгыльләнә) уңышлар теләде. Районның иң яхшы укучыларын тәрбияләгән һәм әзерләгән әти-әниләр һәм укытучылар адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев