Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Регионнар белән эшләү дәвам итә

3 санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинары узды.

Семинарга Бөгелмә районыннан, Башкортстан Республикасының Шаран районыннан һәм Октябрьский каласыннан туган тел укытучылары чакырылып "Шәхескә юнәлтелгән укыту процессында экологик тәрбия бирү" дигән тема астында узды. Семинар экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган иде.
Кунакларны мәктәп каршындагы мәйданда татар кызлары каршы алды. Алар үзләренең дәртле биюләре белән һәркемне түгәрәккә алып кереп биергә чакырдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрес һәм дәрестән тыш эшләү процессында тупланган эш тәҗрибәләреннән күргәзмәләрне караганнан соң, мәктәп директоры Лилия Мәүзир кызы презентация күрсәтте, мәктәп белән таныштырды. Семинарны мәгълүмати-методик үзәк директоры Фәйрүзә Сәлимова ачты, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының уңышлары турында сөйләде. Районның мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов кунакларны кыскача гына район белән таныштырды, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына җыелып килгәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Аннан укытучылар ачык дәрес фрагментлары карадылар, мастер-классларда булдылар. Дәресләрдән соң түгәрәк өстәл артында профессиональ-педагогик һәм методик эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Башкортстан Республикасыннан, Бөгелмә районыннан һәм үзебезнең районның төрле мәктәпләреннән килгән туган тел укытучылары татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экология темасын ничек яктыртырга, дәресләрне ничек табигать белән бәйләргә, кайсы язучылар иҗатында экология проблемасы күтәрелә - боларның барысын да игътибар үзәгенә алдылар. 7-11 сыйныф кызлары һәм егетләре белән әзерләнгән "Салкын чишмә аланында" дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара да экология темасын яктыртуга багышланган иде. Семинар турында нәрсә әйтә аласыз, - дигән сорауга кунаклар менә нинди фикердә иделәр:
Шаран районыннан Нәзимә Әхмәдиева
- Рус мәктәбендә укучы балалар димәссең, бик матур итеп татарча сөйләшәләр. Укытучылар информацион технологияләр белән урынлы һәм уңайлы кулланалар. Татарстан һәм Башкортстан укытучылары да бер үк проблемалар белән янып яшиләр, дәресләрдә шул ук алымнар белән эшлиләр.
БР Октябрьский шәһәреннән Сиринә Бадыкова
- Безнең максат - татар шагыйрьләренең, язучыларының үрнәгендә киләчәккә алмаш, җәмгыятьнең алдынгы вәкилләрен тәрбияләргә омтылу. Мин үзем Ютазы районының Кәрәкәшле авылыннан. Туган ягымда эшләүче укытучыларны бик җылы сүзләр белән генә искә алам. Гомер буе бөтен милләткә үрнәк бирерлек шәхесләребезне үстергән төбәкне зурлыйм, мактыйм, данлыйм. Телне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәткән татар теле укытучысы Алина Камил кызы алдында баш иям.
БР Октябрьский шәһәреннән Гөлназ Гәрәева
- Семинар оешкан төстә алып барыла, бер буш вакыт та юк. Барлык эш төрләрен дә кулланырга тырышканнар. Безгә алдагы эшебездә кулланырлык тәҗрибә тупладык. Районыгызда ачык йөзле, аралашучан халык яши икән.
Азактан информацион-методик үзәк директоры Ф. Сәлимова укытучыларның барлык сорауларына да җавап бирде, фикерләр белән уртаклаштылар. Семинардан һәркем үзенә рухи азык алып, яңалык туплап кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев