Рус телен бишлегә беләләр
Урыссу гимназиясе укучылары төрле дәрәҗәдәге бәйге, олимпиада, һәм викториналарда тагын да активрак катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Мәсәлән, 5 сыйныф укучысы Мөхәммәд Зиннәтуллин (укытучы Р. Зиннәтуллина) "Әкият иле сукмаклары буенча" Бөтенроссия викторинасында катнашып, II дәрәҗәдәге дипломант булды. Ә беренче сыйныфта укучы Нурислам Зиннәтуллин (укытучысы Э. Маслова), "Рус телен - уйнап" Бөтенроссия дистанцион викторинасында катнашып, республика буенча беренче, Россия буенча дүртенче урыннарны алды. Ул республика турында I дәрәҗәдәге һәм Бөтенроссия турында IV дәрәҗәдәге лауреат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев