Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тукайга багышлана

Бөек Тукайның тууына 125 ел тулу уңае кысаларында Тукай елына үзенчәлекле нәтиҗә буларак, Ютазы урта белем бирү мәктәбендә беренче (авыл) зонасында "Тукай әкиятләре яхшылыкка, матурлыкка өнди" бәйгесе узды.

Биредә бөек татар шагыйре әкиятләрен яхшы белүчеләр - балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм мәктәп укучылары очрашты. "Артистлык" номинациясендә Ютазы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары җиңде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мәктәп булып Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе табылды, ә әлеге авыл балалар бакчасы исә иҗади булып танылды. Иң эмоциональ артистлар - Кече Урыссу мәктәбе тәрбияләнүчеләре, ә иң сәнгатьчә чыгыш ясаучылар - балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре танылды. Сәхнә осталары дип Ютазы мәктәбе укучылары һәм Бәйрәкә балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев