Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучыларга дәүләт символлары турында

Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 7а сыйныф укучылары белән парламент дәресе үткәрелде.

Дәрес Россия парламентаризмы көненә һәм 27 апрельдә билгеләп үтелгән Россия Федерациясе Конституциясенең 20-еллыгына багышланды. Тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы Юлиана Дениварова укучыларга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Ютазы районының дәүләт символлары турында сөйләде, дәүләт бәйрәмнәрен белүгә багышланган интерактив уен үткәрде, балалардан туган илләре һәм төбәкләре турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр сөйләүләрен үтенде. Дәрес ахырында ул укучыларның мәгълүмат үзләштерүләренең дәрәҗәсен тикшерде.
Малайлар һәм кызлар каршында "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе, 6 санлы Яшьләр округы депутаты Елена Коваль чыгыш ясады, балаларны борчучы проблемалар белән кызыксынды. Укучылар бистәдә кинозал, спорт һәм роликларда йөрү өчен мәйданчыклар булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев