Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссу гимназиясендә дублер көне: күпләрнең директор буласы килде

Җирле үзидарә көне уңаеннан, 21 апрельдә Урыссу гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары үз иңнәрендә укытучы вазифасын татып карады.

Укучыларның укытучы булып уйнавыннан гыйбарәт булган дублер көнен уздыру елдан-ел абруй казана бара. Моннан тыш, мөгаллим роленә кергән балаларда гомумән үз тормышларын педагогика белән бәйләү теләге туа. Дублер көне алдыннан гимназиядә белем алучылар үзләре теләгән фәнне сайлый, укытучылар, өйдә әзерләнер өчен, дублерларга темалар бирә. Икенче көнне алар кече сыйныф укучылары алдында материалны ачарга тиеш була. Табигый ки, һәркем үз күңеленә һуш килгән, яратып үзләштергән фәнне сайлый. Аларны хәтта директор вазифасы да куркытмый. Алай гына да түгел, гимназистларның күпчелеге бу эшкә алынырга ашкынып торуын да белдерә. Шулай да иң җитди һәм җаваплы кешене сайларга туры килә. Унынчы сыйныф укучысы Кирилл Хисмәтов нәкъ менә шундый булып чыга.

Эчке ак күлмәгенә галстук таккан, килешле костюм киеп алган үсмер чынлап та начальникны хәтерләтте. Аның эчке дөньясы да тышкы кыяфәтенә тәңгәл килде. Кирилл иртүк "үз кулы астында" эшләүчеләрне кабинетына дәште, расписание белән таныштырды һәм иҗади уңышлар теләде. Методик эш буенча директор урынбасары Элдар Кунакаев (9 сыйныф), укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ильмира Исхакова (11 сыйныф) дәресләрдә булды, дисциплинаны күзәтте, "укытучыларның" үз фәннәрен белү һәм укыту дәрәҗәсен ачыклады. Болар бөтенесе дә көнгә нәтиҗә ясаганда исәпкә алынды.

Әйтик, 9 сыйныф укучысы Диләфрүз Хәбибуллина икенче сыйныфта рус теленнән, аның сыйныфташлары Ландыш Миңнеханова өченче сыйныфта математикадан, Артур Зиннәтуллин алтынчы сыйныфта җәмгыять белеменнән, Данис Әхмәтов җиденче сыйныфта шулай ук җәмгыять белеменнән укытты. Бу көнне дублерлар барлыгы 30 дәрес уздырды.

- Дублер-укытучы үткәргән дәрес ошадымы? - дип сорыйм җиденче сыйныфта укучы кыздан.

- Әлбәттә, кызыклы чыгыш ясады.

- Ә нәрсә турында сөйләде соң ул?

- Мисал өчен, тыюлыклардагы үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында. Без Хабаровск краенда урнашкан Большехехцирск (я хода, ничек языла соң бу сүз?) тыюлыгы, профессор...

- Әйе-әйе, аңлашылды, - дип әңгәмәдәшемнең сүзен тизрәк бүлдем: кызлар минем әлеге темадан бик еракта торуымны аңлап алсалар...

"Педагог-оештыручылар" исә зур тәнәфестә үзенчәлекле производство гимнастикасы - бию флэш-мобы уздырды. Аның да нәрсә булуын җирле яшьләрдән сораштырып белдем.

Сүз уңаеннан, Дублер көне районның башка мәктәпләрендә дә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев