Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссу гимназиясе базасында Каюм Насыйри укулары үтте

Күптән түгел Урыссу гимназиясе базасында Республикакүләм күренекле татар мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйри укуларының район этабы узды.

Яшүсмерләр арасында үткән бу конференция районда беренче тапкыр гына уздырылмый инде. Әмма күп мәктәпләр "фәнни-гамәли" дигән сүзнең асылына төшенеп бетә алмаганнар. Алар Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерү яисә нинди булса әсәрләр язып, нинди китаплар чыгаруына гына тукталганнар. Шулай да Каразирек, Кәрәкәшле, Акбаш, Әбсәләм, Урыссуның 3 санлы мәктәпләре укучыларының эшләре игътибарга лаек. Бигрәк тә Каразирек мәктәбеннән Лилия Каюмованың "Милли матбугат аша телгә мәхәббәт тәрбияләү" дигән темасы аеруча уңышлы булуы һәм укучының тырышлыгы сизелеп торды.

Конференция ике төркемдә эшләде: татар филологиясе һәм туган як темасы. Татар филологиясе төркемендә беренче урын лаеклы рәвештә Каразирек мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лилия Каюмовага бирелде. Икенче урында Акбаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ләйлә Шәйхетдинова һәм өченче урында Әбсәләм мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Алия Шакирова. Ә туган як темасына багышланган эшләр арасыннан беренче урын Кәрәкәшле мәктәбеннән килгән бердәнбер малай 9 сыйныф укучысы Илһам Морасов кулында иде. Икенче урынны Урыссуның 3 санлы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зилә Гарипова алды. Бу төркемдә өченче урынга лаеклы эшләр табылмады.

Жюри әгъзаларының катнашучыларга тәкъдимнәре дә бар иде: тема сайлаганда, аның актуаль булуына игътибар итәргә; интонация, сүзләрнең дөрес әйтелешенә, чыгыш ясаган вакытта үз-үзеңне тота белүгә дә шәхси якын килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев