Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссу укытучысы Людмила Әхмәтҗанова республика конкурсында өченче урынны яулады

Урыссу интернат-мәктәбенең башлагыч сыйныфлар укытучысы Людмила Әхмәтҗанова республика авторлар методик эшләнмәләре конкурсында мактаулы өченче урынны яулады.

Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министлыгы һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе тарафыннан игълан ителгән иде һәм мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында 1-4 сыйныфлар укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган. Аны уздыруның максаты - юлларда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтү һәм балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү. Әхмәтҗанова эше 25 районнан 48 эш арасында иң яхшыларның берсе дип табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев