Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссудагы 2 санлы мәктәбендә музыка һәм сынлы сәнгать укытучыларының төбәкара семинары узды

Урыссудагы 2 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Мөслим, Баулы районнары һәм Октябрьский шәһәре педагоглары музыка һәм сынлы сәнгать укытучыларының төбәкара семинары узды.

Семинарда катнашучылар педагогик процесста сәнгатьнең ролен һәм бәйләнешен тикшерделәр. Семинар эшен башлау алдыннан анда катнашучылар "Костюмнар тарихы китапларда" дип аталган китаплар һәм журналлар күргәзмәсе белән таныштылар. Аны мәктәп китапханәсе мөдире Зенфира Шафигуллина әзерләгән иде. Аның сүзләре буенча, мәктәп китапханәсендә тиешле күләмдә таләп ителгән әдәбият булмаса да, үзәкләштерелгән китаханә системасы ярдәмендә мәктәп укучылар аның белән танышу мөмкинлегенә ия. Кунакларның җанлы кызыксынуын балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Георгий Макаров һәм җирле рәссам Галина Еськина рәсемнәре күргәзмәсе уятты. Кунаклар игътибарын мәктәпнең үз педагогларының кул эшләре дә озак җәлеп итеп торды.

Белем бирү учреждениесе директоры Фәйрүзә Сәлимованың һәм мәгариф бүлегенең укыту дисциплиналары буенча методисты Айгөл Гәрәеваның сәламләү сүзеннән соң семинарда катнашучылар башлангыч һәм урта сыйныфларда ачык дәресләрдә булдылар. Рәсем сәнгате укытучысы Лилия Золотухинаның сингапур системасы буенча үткәргән дәресендә бишенче сыйныф укучылары халык бәйрәм костюмнары бизәкләрен өйрәнделәр, ә икенче сыйныф укучылары гүзәл Корбангалиеваның классик дәресендә симфоник оркестр кораллары белән таныштылар. Укучылар материалны яхшырак үзләштерсен өчен аларга бергәләп иҗат итү мөмкинлеге тудырылды, уен элементлары файдаланды. Музыка укытучысы сүзләре буенча, балалар, кызганыч, музыкаль инструментлар булмау сәбәпле, чын музыка тыңлау мөмкинлегенә ия түгел.

Семинарда катнашучыларга коры пумала белән рәсем төшерү һәм рәсемне балавыз белән ижат итү буенча мастер-класслар тәкъдим ителде. Аларны Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлназ Талипова һәм Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Галиева күрсәттеләр. Мастер-класста катнашучылар бу техникаларны бик мавыктыргыч һәм теләсә нинди яшьтәге кешеләр өчен үзләштерерлек дип таптылар. Баулыдагы 2 санлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең музыка укытучысы Зилә Саттарова семинарда катнашучыларны демонстрацион материал булдыру буенча компьютер программалары белән эшләргә өйрәтте. "Укучылар" тарафыннан әлеге темага карата кызыксыну аларның үзләренә моннан файда табуларын раслады. Димтамак мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Шәйгоманова семинарда катнашучыларга сынлы сәнгатьнең баланың психоэмоциональ халәтен формалаштыруга тәэсире турында сөйләде. Аны тыңлаучылар, үз тормышларыннан мисаллар искә төшереп, әлеге ике фактор арасында бәйләнешне билгеләп үттеләр. Семинарда катнашучылар дөнья художество сәнгате культурасы буенча муниципаль олимпиаданың берничә призерын әзерләгән Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең музыка һәм рәсем сәнгате укытучысы Лилия Гайнетдинова чыгышыннан күп файдалы мәгълүмат алдылар. Чара кунаклары да үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Хезмәттәшләр табигатьтән бирелгән тавыш белән җырларга өйрәнде, эш программаларын кайдан алырга кирәклекне белде. Дәвалау музыкасы өлкәсендә белемнәрен тирәннәйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X