Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уйнап җитәкче булырга өйрәнәләр

Балалар иҗаты үзәгендә район белем бирү учреждениеләрендә укучыларны "Дублер көне" эшлекле уенга әзерләү башланды.

Лидер сыйфатларына ия укучылар башта мәктәп бәйгеләрендә катнаштылар. Булачак район чарасында катнашу өчен 28 дәгъвалаучы - район башлыгы аппараты, предприятиеләр, хезмәтләр җитәкчеләре дублерына кандидатлар сайланды. Бу көннәрдә Балалар иҗаты үзәгендә кандидатуралар расланды һәм алар эшлекле уен барышында күрсәтергә тиеш булачак вазифаи затның функцияләре һәм бурычлары белән таныштылар. Балалар, "булачак җитәкчеләр" буларак, потенциаль экстремаль вәзгыять барышында карарлар кабул итәргә, шактый катлаулы мәсьәләләргә чишелеш табарга туры киләчәгеннән хәбәрдар, дип белдерде үзәк директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Р. Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев