Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Язгы каникуллар – имин каникуллар

Язгы каникуллар чорында Урыссуның 3 санлы мәктәбендә "Иң яхшы шофер" балалар бәйгесе үткәрелде.

Бәйгене Балалар иҗаты үзәге белән берлектә район ЮХИДИ бүлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау Дирекциясе филиалы оештырды. Аның максаты - язгы каникуллар чорында балалар җәрәхәтләнүен киметү һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау.
Урта сыйныф укучыларыннан төзелгән ике команда - "Чемпионнар" һәм "Велосипедчылар" велосипед белән идарә итүдә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә ярыштылар. Ике көпчәкле "дусларын" иярләп, алар "елан" һәм "сигезле" ясап күрсәттеләр, бер урыннан икенче урынга әйберләрне күчерделәр. Капитаннарга иң кыен бурыч йөкләнде: алар аяклары белән идәнгә тимичә, билгеле дистанцияне мөмкин кадәр акрын узарга тиеш булдылар. Бәйгедә катнашучылар шулай ук регулировщикның кул хәрәкәтләренә дөрес игътибар бирүне һәм командада эшли белүне күрсәтергә тиеш булдылар. Ике команда да бертөсле күнекмәләргә һәм белемгә ия булуларын күрсәттеләр, һәм автоэнцеклопедияләр, яктылыкны кайтаручы браслетлар белән бүләкләнделәр, ә тамашачыларга юлларда имин хәрәкәт итү буенча буклетлар өләшенде.
Автоинспекция хезмәткәрләре язгы каникуллар чорында юл хәрәкәтендә кечкенә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча акция дә уздырдылар. Бу чорда, кагыйдә буларак, балалар күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр һәм бу аларның транспорт чарасы көпчәге астына эләгү ихтималын арттыра. Сезон белән сезон алышынган вакыттагы һава торышы автомобиль белән идарә итүне кыенлаштыра, бу чорда машина йөртүчеләрдән аеруча игътибарлы булу һәм үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяли белү таләп ителә. Агымдагы елның узган ике аенда республика территориясендә балалар катнашында 56 юл-транспорт вакыйгасы кылынган, бер бала һәлак булган, 58 сабый җәрәхәт алган. Дәүләт автоинспекциясе балаларны автомобильдә йөрткәндә махсус тоту җиһазлары файдалану мөһимлеген тагын бер кат искәртә. Әлеге таләпне үтәмәгән өчен 500 сум штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X