Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әйдәгез,татарча сөйләшик

Шушы көннәрдә Ютазы гомуми белем бирү мәктәбендә "Туган тел" айлыгы бара. Укучылар төрле иҗади бәйгеләрдә,туган телебезгә багышланган чараларда катнашалар.

Җир йөзендә җиде меңгә якын тел бар.Әмма ел саен берничә тел юкка чыга.Ә тел үлә икән, ул халыкның гореф-гадәтләре,йолалары, әдәбияты, халык буларак милләте дә бетә. Татар теленә андый хәл янамаса да, бүген үз телебезгә "кухня теле" итеп караучыларның булуы күңелгә борчу сала.
Телебезне саклау, һәр баланы кечкенәдән үз теле белән горурланырлык итеп тәрбияләү-безнең көндәлек бурычыбыз.Туган телебезгә игътибарны арттыру максатыннан мәктәбебез республика күләмендә уздырылучы "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушылды.Акция барышында укучыларыбыз авылдагы оешмаларда булып,яшьләрнең, урта буын вәкилләренең татар теленә мөнәсәбәтләре белән кызыксындылар, татарча-русча сүзлекләр, акциянең логотипларын тараттылар.Авылыбызның "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән кызыклы чара үткәрделәр. "Интернет татарча сөйләшә" конкурсында да теләп катнашучылар саны күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев