Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Юлларда белем дә, практика да әһәмиятле

Урыссудагы 2 санлы мәктәп базасында "Куркынычсыз көпчәк" дип аталган республика слетының район этабы узды. Ул яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуның 40 еллыгына багышланды.

Конкурс Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе һәм Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде. Анда бишенче-алтынчы сыйныфлардагы яшь хәрәкәт инспекторлары катнашты. Алар юлларда үзеңне тотышның практик күнекмәләрен генә түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен дә күрсәтергә тиеш булдылар.
Мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе филиалы директоры Р. Игнатьева сәламләвеннән соң, унөч команда ярышларга кереште. Фигулары йөртү этабында алар велосипедта "такта", "крокодил", "таган", "колаша", "елан" каршылыкларын узарга һәм предметны бер урыннан икенчесенә күчерергә тиеш булдылар. Районның яшь хәрәкәт инспекторларын шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә һәм зыян күрүчегә табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтә алу сәләтенә тикшерделәр. Слетта катнашучылар шулай ук "Без - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен" театральләштерелгән тамашасы белән чыгыш ясарга тиешләр иде.
Барлык конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүне Каразирек мәктәбе командасы яулады. Алар район намусын "Куркынычсыз көпчәк" республика слетында яклаячак. Чара апрель ахырында - май башында Чаллы шәһәрендә узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X