Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ютазы мәктәбе базасында төбәкара педагоглар семинары узды

Җомга, 27 сентябрьдә, Ютазы мәктәбе базасында "Муниципаль дәрәҗәдә методик хезмәт системасын үстерү аша педагогик потенциалның мәгълүмати грамоталылыгын күтәрү һәм аны камилләштерү" темасына төбәкара семинар узды.

Семинар эшендә икътисад, идарә һәм хокук институтының философия кафедрасы доценты, философия фәннәре кандидаты Галина Блажиевская, икътисад идарә һәм хокук институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Эльза Гыйбадуллина, шулай ук республика районнары һәм шәһәрләре педагоглары, мәгълүмати-методик үзәкләр белгечләре һәм мәктәп директорлары катнашты.
- Мәктәп җәмгыятьнең бер өлеше булып тора, димәк аның өстенлекләре һәм кимчелекләре мәктәпкә, белем бирү процессына хас, - дип ассызыклады үзенең докладында мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов. - Мәгариф системасында идарә нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатка юнәлешле эшләп, без начар булмаган күрсәткечләргә ирештек. Ютазы мәктәбе интеллектуаль һәм иҗади марафонда, тәрбия эшендә районда тотрыклы рәвештә беренче урынны тота. БДИ нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп республиканың иң яхшы 100 белем бирү учреждениесе исемлегенә керде. "Безнең иң яхшы укытучы", "Алгарыш", "Безнең иң яхшы мәгълүмати-коммуникатив технологияләр укытучысы" грантлары, республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңү - бу әле безнең казанышларыбызның тулы исемлеге түгел.
Җыелучыларның җанлы кызыксынуын Галина Блажиевская чыгышы уятты. Аерым алганда, ул түбәндәгеләрне сөйләде:
- Яңа шартларда, бер яктан, мәгариф иҗади шәхесләрнең бөтен тормышлары дәвамында үсешләре өчен нигезле базис бирергә тиеш, икенче яктан - алга китеп эшләү мөһим... Заманча белем бирүнең югары сыйфатын гарантияләүче өстенлеге булып киләчәктәге белгечнең үзен үстерүгә юнәлтелгән белем алуы торырга тиеш. Бу белем бирү программасында гуманитар юнәлешне арттыру дигәнне аңлата. Электән урнашкан барысы өчен дә бертөрле булган укыту системасыннан һәркем өчен заманча сыйфатлы белем бирүгә күчүгә юнәлтелгән мәгарифне индивидуальләштерүнең дә әһәмияте аз түгел.
Бүген шул фактны инкяр итеп булмый, кеше бөтен гомере дәвамында белемнәрен тулыландырырга тиеш - әлеге фикер семинарда кызыл җеп булып сузылды. Аннары эш секцияләрдә барды. Моннан тыш, семинар барышында укытучылар өчен мастер класслар тәкъдим ителде, түгәрәк өстәлләр эше оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X