Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ютазы мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары яраткан мәктәпләре белән саубуллашты

Ютазы мәктәбендә чыңлаган соңгы кыңгырау өлкән сыйныф укучыларын яраткан мәктәпләре һәм укытучылары белән саубуллаштырды.

Кеше тормышында шатлыклы да, бераз моңсу да тәэсирләр калдыра торган бәйрәмгә мәртәбәле кунак булып килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгарылышчыларга туган төбәкләренә яхшы белгечләр булып кайтуларын теләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова, авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова, мәктәп директоры Әнвәр Ямалетдинов балаларга уңышлы сынау көннәре, матур тормыш еллары теләделәр.

Беренче сыйныф укучылары чыгышы, 11 сыйныф егетләре һәм кызларының вальс әйләнүе, аларның теләкләре язылган конвертлар белән төсле шарларның зәңгәр күккә күтәрелүе тантанага күтәренке рух өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев