Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ютазы укучылары ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерәләр...

Ютазы урта мәктәбендә педагог-оештыручы Гөлназ Гәрәева җитәкчелегендә хәрәкәтнең яшь инспекторлары ата-аналар өчен "Юлларда иминлек" дип исемләнгән акция уздырганнар.

Акция барышында ата-аналарга балалар белән юлларда йөргәндә иминлек кагыйдәләрен дөрес үтәүне искә төшереп кенә калмаганнар, аларга әлеге тема буенча белешмәлекләр дә таратканнар. Ютазы мәктәбендә хәбәр итүләренчә тормыш иминлеге нигезләрен укытучы-педагог Равиль Файсханов җитәкчелегендә эшләп килүче "Светофор" хәрәкәтнең яшь инспекторлары отряды һәрдаим укучылар белән дә юлларда иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча чаралар уздыралар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев