Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ютазылыларга агымдагы елда БДИ тапшыру үзенчәлекләре һәм 2014 ел йомгаклары турында

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында 2014 ел БДИ йомгакларына анализ ясалды һәм аларга агымдагы елга әзерлек буенча эш планы төзелде.

Быелгы уку елында региональ базага 74 унберенче сыйныф чыгарылышчысы һәм өч узган еллар чыгарылышчылары гариза язды. Агымдагы елда укучылар һәм укытучылар өчен яңалык булып йомгаклау иншасы язу һәм укучыларның йомгаклау аттестациясен узуга рөхсәт алулары торды. Инша 3 декабрьдә язылды, барлык укучылар да биремнәрне үтәде, зачет һәм имтиханга рөхсәт алды. БДИны уздыру процедурасында тагын бер игътибарга лаек үзгәреш бар. Ул "математика" предметына кагыла. Быел чыгарылыш укучылары аны база яки профиль дәрәҗәсендә тапшыра ала.

Апрельдә имтиханнарны узган еллар һәм педагогик киңәшмә карары белән рөхсәт алган агымдагы ел чыгарылышчылары тапшырачак, майда-июньдә - БДИда катнашучыларның барлык категорияләре. Июльдә өстәмә этап каралмаган.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы белән бердәм расписание, һәр уку предметы буенча бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты, 2015 елда аны уздыруда файдаланган укыту һәм тәрбия чаралары исемлеге расланды.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру тәртибе:

- 25 майда (дүшәмбе) - география, рус әдәбияты;

- 28 майда (пәнҗешәмбе) - рус теле;

- 1 июньдә (дүшәмбе) - математика буенча база бердәм дәүләт имтиханы;

- 4 июньдә (пәнжешәмбе) - математика буенча профиль бердәм дәүләт имтиханы;

- 8 июньдә (дүшәмбе) - җәмгыять белеме, химия;

- 11 июньдә (пәнҗешәмбе) - чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре) ("Сөйләм" бүлегеннән тыш), физика;

- 15 июньдә (дүшәмбе) - информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр (ИКТ), биология, тарих;

- 17 июньдә (пәнҗешәмбе) - чит теләр (инглиз, француз, немец, испан телләре) ("Сөйләм" бүлеге).

БДИ уздырганда, түбәндәге чаралар кулланыла: математика буенча - линейка, физика буенча - линейка һәм программалаштырылмый торган калькулятор; химия буенча - программалаштырылмый торган калькулятор; география буенча - линейка, транспортир, программалаштырылмый торган калькулятор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X