Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Наилә Хөснетдинова Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Наилә Хөснетдинова БТК башкарма комитетының 6 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган киңәйтелгән утырышында булып кайтты.

Ул дини оешмаларның эшен координацияләүгә юнәлтелгән оешманың сигез комитетының берсенең эшендә катнашкан. Утырышта шулай ук милли белем бирү мәсьәләсе киң тикшерелгән. Аерым алганда, сүз укыту татар телендә алып барылган мәктәпләр эшчәнлегенә игътибар көчәйтү, әти-әниләр белән тәрбия эше уздыруның әһәмияте, туган телдә башлангыч белем алу өчен шартлар тудыру турында барган. Шуны искәртәбез, утырышта Россиянең 52 төбәгеннән һәм 16 чит илдән 200 делегат катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев