Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Акбаш авылы халкы да бөтен дөнья белән бергә “Шүрәле”не укый”

Акбаш китапханәсендә мәктәпнең 1-7 сыйныф укучылары

"Бөтен дөнья "Шүрәле"не укый" акциясендә катнашып, әкият-поэманы кулдан кулга күчереп укып чыккан. Китапханәче Гөлнар Камаева, татар теле һәм әдәбият укытучысы Дания Вәлиәхмәтова эчтәлек буенча кайбер урыннарны аңлатып укыган, укучылар белән әңгәмә корган. Балалар бакчасы, мәктәп укучылары, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Без Тукайлы халык мәңгегә!" исемле әдәби-музыкаль композиция сәхнәгә куелган. Балалар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турындагы белемнәрен киңәйтте, шагыйрьнең әкиятләрен сәхнәләштергән, кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләүче шигырьләрен сөйләгән һәм җыр-биюләр тәкъдим иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев