Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бал биюләре

Күптән түгел Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәрендә аның тарихында беренче тапкыр Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланган спорт-бал биюләре буенча I Россия турниры узды. Безнең яшь биючеләребез уңышлы чыгыш ясады.

Турнирда Әлмәт, Баулы, Бәләбәй, Ишембай, Лениногорск, Октябрьский, Салават, Стәрлетамак, Урыссу һәм Уфадан 5 яшьтән алып 55 яшькә кадәрге 300дән артык биюче катнашты. Ярышлар Ауропа һәм латин америкасы илләре биюләре программаларында узды. Кече төркемдә ялгыз биюдә Әнвәр Бикбулатов беренче урынны яулады. Азалия Хафизова - Адель Якупов һәм Алинә Атаханова - Алмаз Гыймаев парлары икенче булды. Өлкән төркемдә Мария Борисова-Тимур Зарипов пары өченче урынга лаек булды. Юниорлар арасында ялгыз биюдә Марина Зарипова һәм Азалия Мөхәммәдиева икенче урынны яуладылар, Диана Крутова - Артем Прохоров пары - өченче. Чараның инициаторлары - Россия Бию спорты берлеге, Бәләбәй районы хакимияте һәм "Шанс" Спорт биюе клубы ярдәме белән Башкортстан Республикасы бию спорты Федерациясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев