Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бер - яшьлектә, бер - картлыкта...

Район мәдәният йортында 16 мартта Ютазы районы пенсионерлары арасында "Балкыш" үзешчән башкаручылар фестивале узачак.

Фестивальне үткәрү максаты, мәдәният бүлеге мәгълүматы буенча, өлкән яшьтәге гражданнарның җәмгыять тормышында катнашулары дәрәҗәсен арттыру, республика ветераннарының үзешчән иҗатын үстерү һәм аларны үзешчән иҗат коллективларына җәлеп итү. Фестиваль республикада яшәүче халыкларның милли мәдәниятләре һәм традицияләренең саклануына һәм баюына, ветераннар арасында җыр мирасының саклануына һәм халык иҗатының популярлашуына, яшь буынның рухи-әхлакый үсешенә, аларда кыйммәтләр системасын һәм дөньяга караш нигезләрен формалаштыруга булышлык итәргә тиеш. Фестивальдә пенсия яшенә җиткән үзешчән башкаручылар катнаша ала. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- ялгыз җырлау;
- вокаль ансамбль;
- вокаль-инструменталь ансамбль;
- хор коллективлары;
- фольклор;
- шигърият;
- хореография.
Программада халык җырлары һәм биюләре, һөнәрман һәм үзешчән авторлар әсәрләре тәкъдим ителергә мөмкин. Башкару осталыгы дәрәҗәсе, башкару үзенчәлеге (техника, эмоциональлек, артистлык), чыгышны бизәү (сәхнә костюмы, музыкаль озату, реквизит, башкарылучы әсәрләрнең фестиваль тематикасына туры килүе) бәяләнәчәк. Беренче этап җиңүчеләре Әлмәт шәһәрендә узачак II этапта катнашачак. Фестивальдә катнашуга заявкаларны 10 мартка кадәр тапшыру мөһим. Элемтә телефоны: 2-64-57.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев