Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Бездә барысы да бии!”

Менә инде берничә ел районда "Йолдызлар яңгыры" балалар хореография ансамбле уңышлы чыгыш ясый. Быелгы ел ансамбль өчен юбилей елы - аңа 10 яшь. Әбсәләм укучыларының чыгышлары оста сәнгати куелыш, тематика, күркәм костюмнар белән аерылып тора. Бөтен бу купшылык артында кем тора соң?

Ә барысы да ерак 1977 елда Казах ССРының Павлодар шәһәрендә биергә ярата торган Рита исемле кызчыкның дөньяга килүеннән башлана. Аның бию белән мавыгуы бар нәрсәдә дә: кызның холкында, яшьтәшләре белән аралашуында, дөньяга карашында чагыла. Әле нарасый чагында ук Рита гаиләсе белән Әбсәләм авылына күченә. Ул вакытта халык арасында җилкендерә торган, ялкынлы биюле, моңлы җырлары белән Индия фильмнары популярлык казана. Рита да Индия сәнгате "тылсымы" астына эләгә - ул Индия биюләрен өйрәнә башлый. Бәхеткә, кинотеатрларда фильмнар берничә көн дәвамында бара, башта - Урыссу бистәсендә, соңыннан - җирле клубта. "Мин соңгы рәттә басып, һәрбер адымны, һәрбер хәрәкәтне кабатлый идем, - дип сөйли Рита. - Мөгаен, күпләргә мин акылга зәгыйфь булып күренгәнмендер. Шуңа да карамастан, мине бу туктатмады". Шулай, Индия фольклорын үзләштерә-үзләштерә, ул Индия костюмын тегү "нечкәлекләрен" өйрәнә башлый. Бу гади биюләр белән ул сәхнәгә чыга, бәйгеләрдә катнаша. Һәм җиңә дә! Беренче җиңүне ул үзешчән сәнгать бәйгесендә Урыссу үзәк район хастаханәсе өчен чыгыш ясаганда яулый.
Чыгарылыш сыйныфта Рита алдында билгеле бер таләп куялар, ул - юридик белем алу мөһимлеге. Аңа әтисенең ихтыярын үтәп, Октябрьский нефть институтының юридик факультетына укырга керергә туры килгән. Монда ул ике курс белем ала. 1996 елда ул әти-әнисенә әйтмичә, Алабуга мәдәният училищесының хореография факультетына керү имтиханнарын тапшырырга карар кыла. Шул ук Индия биюе белән. "Күз алдыгызга китерәсезме, керү имтиханнарында барысы да гимнастика купальникларында, барысы да шундый һавалы, барысы да җыйнак аркалылар. Ә мин - Индия костюмында, куллар - кынада... Һәм биеп чыктым бит! Ә комиссия мине бер тапкыр да туктатмады, биюне азагына кадәр карап бетерде. Һәм мине кабул иттеләр!", дип елмаю белән искә ала минем әңгәмәдәшем. Шуны билгеләп узарга кирәк, Ританың белгечлеге - бию кую композициясе. Ә бу күп нәрсә турында сөйли!
Өйгә диплом белән әйләнеп кайткач, белгечлеге буенча Рита эш таба алмый. Район мондый белгечләргә мохтаҗ булмый, чөнки үз биючеләрен "кая куярга белми". Шуңа күрә аңа яраткан эше белән шөгыльләнеп, туган авылына файда китерер өчен "бөтерелергә", керү-чыгу юлларын эзләргә туры килә. Аның тормышында шундый вакыт була, хәтта аңа үзен "бию белән" сату иткән шәхси эшкуар итеп рәсмиләштерергә туры килә. Балаларга биюләр өйрәтү хокукына лицензия алгач, ул әкренләп, кайда туры килсә, шунда бию түгәрәкләрен алып бара. "Костюмнар юк иде, үземнең һәм балалар энтузиазмнан башка бернәрсә дә юк иде. Безнең биюләр тар клуб биналарында туды һәм шунда ук үлде", - әлеге хатирәләр Рита өчен авыр. Шулай да, болар турында ул элеккечә кичергән кыенлык белән искә алмый.
2005 елда аның тормышында кискен борылыш була: ике кызыксынучы кеше аның язмышында катнаша. Хәер, бу сәләтле кеше хезмәтен җәмгыять файдасына куллануның яхшы омтылышы була. Әбсәләм мәктәбе директоры Гөлнара Шәмсуллина Рита Рим кызының Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты директоры белән очрашуын оештыра. Күрәсең, Илһам Ришад улы үзенең әңгәмәдәшендә перспектива, эшкә сәләтен күреп алгандыр. Һәм иҗади хезмәттәшлек башлана. Сафин Рита Рим кызын эшкә урнаштырып, тулы йөкләмә бирә, алдагы көнгә бурыч билгели һәм ансамбльне кирәкле күләмдә финанслый. "Йолдызлар яңгыры" ансамбленең комбинат директоры ярдәме аркасында яхшы костюмнары бар, ул бәйгеләрдә катнаша, яхшы урыннар яулый. Ә художество җитәкчесе һәм ансамбль, үз чиратларында, үз иҗатларында яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.
Балалардан тыш, Рита Кодаярова өлкән төркем белән дә шөгыльләнә. Безнең авылда барысы да бии, ди ул горурлык белән. Аның "балалар" төркеменә 6 яшьтән 20 яшькә кадәр 50гә якын бала йөри һәм Әбсәләм клубы каршындагы "Сәйлән" түгәрәгендә 15 бала шөгыльләнә. Узган уку елыннан ул балалар бакчасы яшендәге нәниләр белән эшли башлаган. Хәзер аның тагын бер ярдәмчесе бар, ул - балалар бакчасы мөдире Лилия Атыханова.
Хореограф булып эшләгәндә, Рита Рим кызы үз алдына процесста катнашучыларның осталыгын шомарту максатын куймый. "Минем максат - техниканы яхшырту түгел, - ди ул. Мин мөмкин кадәр күбрәк баланы сәхнәгә чыгарырга хыялланам. Чөнки һәрбер баланың хыялы - сәхнәгә чыгу, үз осталыгын күрсәтү. Үзенең бөтен тырышлыгын ул нәкъ менә шуңа куя. Ә нәтиҗәсен сез үзегез күрәсез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев