Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Безнең гомер җирдә – озын бер юл...”

Ютазы авылы мәдәният йортында якташыбыз, яшь шагыйрә Ләйсән Сабитованың иҗатына багышланган кичә узды.

Ютазы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Ләйсәннең үз ярдәме белән әзерләнгән шигырь кичәсенә Ютазы авылы халкы гына түгел, ә күрше авыллардан, Октябрьский, Азнакай шәһәрләреннән дә кунаклар килгән иде.
1990 елда Резеда апа белән Миннегали абый гаиләсендә кечкенә кызчык дөньяга килә. Яз көнендә тугангадыр күрәсең, кызга Ләйсән дип исем кушалар. Ләйсән кечкенә чагыннан ук нечкә күңелле, шигъри җанлы булып үсә. Иң беренче шигырен дә 10 яшендә иҗат итә. Бүгенге көндә 22 яшьлек Ләйсән Сабитованың дүрт китабы дөнья күргән. Шигырь кичәсендә Ләйсән үзе иҗат иткән бик күп шигырьләрен укыды. Шуны да әйтергә кирәк: 2009 елга кадәр Ләйсән гел рус телендә генә иҗат иткән, бүген исә ул тамашачыларын татар телендә язылган шигырьләре белән дә шатландыра.
Кичәгә бик күп кунаклар да килгән иде. Җирлек башлыгы Р. Хәкимова яшь шагыйрәгә бүләк тапшырып, киләчәктә зур шагыйрь булып үсеп җитүен теләде.
Кызганычка каршы мәрхәмәтсез авыру газизләрдән газиз якын кешесен - әнисен бу якты дөньядан вакытсыз алып китә. Кичәгә Ләйсәннең әтисе Миннегали абый, туганнары, икетуган сеңеле дә килгән иде. Алар да кызга иҗади уңышлар, якты киләчәк теләделәр.
Бүген Ләйсән Сабитова күбрәк мәхәббәт темасын яктырта. Шигырьләре арасында әнисенә багышлап язылганнары да бихисап. Кичәдә, шулай ук, Ләйсән Ютазы авылының 100-еллык юбилеена багышлап язылган шигырен дә укып китте.
Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районы буенча рәисе Н. Хөснетдинова идеясе белән татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләгән шигырь кичәсе бер тында узып китте.
Дога укып башлыйм көннәремне,
Рәхмәтемне әйтеп Ходайга.
Сезгә булган кайнар хисләремне,
Мин җиткерәм шигъри юл аша.
Башкаемда төрле уй-фикерләр,
Кулларымда каләм һәм дәфтәр,
Күңелемдә язлар гөлләр ата,
Йөрәгемдә минем саф хисләр.
Үткәннәрне уйлап моңсуланмыйм,
Алга карап атлыйм юлымнан.
Күп нәрсәдән дуслар, баш тартсам да,
Баш тартмам мин изге догамнан.
Нинди генә сынау кичерсәм дә,
Юлдаш булып калыр догалар.
Сөбханалла, дуслар, кешеләргә,
Һәрвакытта әйтер сүзем бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев