Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Биючеләр дә, җырчылар да, оста куллылар да

Казанда Татарстанның талантлы балалары арасында "Бер адым алга" дип исемләнгән иҗади сәнгать бәйгесе узды.

Чараны ТР Иҗтимагый палатасы, Казан федераль Идел буе университеты һәм кайбер министрлыклар булышлыгы белән "Ак Барс Созидание" Хәйрия фонды оештырды. Урыссу мәктәп-интернатының 9 сыйныф укучысы А. Кәлимуллина (җит. Г. Тимербаева) ике этапта уңышлы чыгыш ясап, финалга чыкты. Аңа "Вокал-соло" номинациясендә III дәрәҗәдәге диплом һәм 10 мең сумга сертификат тапшырылды. Шулай ук "Хореография" номинациясендә чыгыш ясаган "Салават күпере" бию коллективы (җит. Л. Әхмәтҗанова һәм А. Колтырина) һәм "Сәнгать иҗаты" номинациясендә 5 сыйныф укучысы А. Латыпова (җит. И. Абрамова) катнашучы сертификатларына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X