Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әбсәләмлеләр Тукай иленә сәяхәт кылды

Әбсәләм авылында оештырылган "Тукай иленә сәяхәт" кичәсендә Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкияте сөйләнеп кенә калмады.

Ул җирле мәктәп укучылары һәм "Сердәш" ансамбле артистлары көче белән курчак театрына әверелдерелде.

Кичәдә Диана Хәмидуллина Габдулла Тукайның биографиясен сөйләсә, Айгөл Низамова шагыйрьнең "Ак бабай", Камилә Шәрәпова "Эш беткәч, уйнарга ярый", Алсу Кузнецова "Һәр ялтыраган алтын түгел", Аделина Заһретдинова "Сабыйга", Розалина Абдуллина "Бабай" шигырьләрен сәнгатьле укыды.

Үзләренең оста чыгышлары белән районда гына түгел, тирә-юньдә дан яулаган "Сердәш" ансамбле Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел", "Тәфтиләү" җырларын башкарып, тамашачы күңелен әсир итте. Шагыйрь иҗатыннан яхшы хәбәрдар булган балалар Тукай язып калдырган табышмакларга җавап табып кына калмады, алар сөекле шагыйребез әсәрләрен чагылдырып төшергән рәсемнәрдән мәдәният йортында күргәзмә дә куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев