Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәкәтамак авылының “Уйна гармун, уйна” ансамбле сәнгатькә гашыйклардан тупланган

Иске Каразирек мәдәният йортында концерт күрсәткән Бәйрәкәтамак авылының "Уйна гармун, уйна" ансамбле үзешчәннәре турында язмый кала алмадым, дип хәбәр итә безгә Иске Каразирек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садриева.

Алар авыл халкын күңелле ял иттерде. Үз акчаларына тектергән татар милли костюмнары үзләренә килешеп тора иде. Фирдәвис һәм Фәйрүзә Мортазиннар башкарган парлы җырны халык таң калып тыңлады. Миңнегөл Мәрданшина, Сәвия Гыймадиева, Зөһрә Хәйретдинова, Рәфига Әюпова башкарган моңлы җырлары тамашачылар күңеленә хуш килде, кайнар алкышларга күмелде. Роза Камаева һәм Миңнегөл Мортазина татар, башкорт, мари, рус биюләрен оста башкарып, тамашачылар күңелен яуладылар. Программаны сәнгатьле, эчтәлекле итеп Фәйрүзә Мортазина алып барды. Концертның башыннан ахырына кадәр Фирдәвис Мортазин гармунын кулыннан төшермәде. Аның татар халык көйләренә тезмәләреннән, моңлы җыр көйләреннән зал яңгырап торды. Үзе һәм әнисе Рәшидә Мортазина язган "Эх, Какылы Күл урамнары" җырын ул зур осталык белән башкарды. Фирдәвис районда үткәрелгән "Уйнагыз, гармуннар" бәйгесендә катнашып та I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Һәр ел саен сәнгать коллективлары арасында район смотр-конкурслары үткәрелә. Быелгысы "Халык иҗаты - моң хәзинәсе" исеме астында узды. Бәйрәкәтамак авылы үзешчәннәре исә "Орчык өмәсе" фольклор тамашасы белән чыгыш ясады. Алар авыллар арасында беренче урынны алып, финалга чыкты. Финалда катнашып, икенче урынны яуладылар. Үзешчәннәргә әлеге җиңү зур этәргеч бирде, алар чын-чынлап сәхнәгә тартылды, ансамбль булып оешты. Ансамбльне Фәйрүзә Мортазина оештырган, составында җиде кеше. Коллектив Сабан туйларында да чыгыш ясый. Көрәш-Бүләк, Подгорный авылларында, Азнакай районының "Җиңү" бистәсендә дә алар концерт күрсәткәннәр. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, үзешчәннәрнең йөрәкләре ялкын, күңелләре көр, кәефләре күтәренке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев