Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чикле мөмкинлекләр – хөкем карары түгел

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район мәдәният йортында оештырылган концерт тагын бер кат туган җиребезнең сәләтле кешеләргә бай булуын раслады.

Сәхнәдән инвалидларның җирле оешма әгъзалары, шушы көннәрдә юбилейларын билгеләп үткән кешеләр адресына котлаулар яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев бүгенге җәмгыятьтә инвалидлар тулы кыйммәтле тормыш белән яшәсеннәр өчен аз эшләнмәвен билгеләп үтте. Ул әлеге категория кешеләренә карата күрелә торган социаль ярдәмнәргә, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең актив катнашуларын тәэмин итеп, район чаралары узуына игътибарны юнәлтте. Ул чара хуҗаларына бүләкләр тапшырды. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешма рәисе Нина Кукушкина оешма әгъзалары проблемаларына битараф калмаган һәм даими ярдәм күрсәтеп торучы, тегендә яисә монда баруда булышлык итүче район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Әкияттән килгән герой, мәзәкләр сөйләп, залда утыручыларга татлы күчтәнәчләр өләште. Концерт программасы исә үз эченә район мәдәният йорты артистларының иң яхшы чыгышларын алган иде. Үзешчән артистлар Геннадий Чернокозов, Гөлүсә Сәлманова, Әлфия Солтанова, Миннебар Шагалиев, Галия Вәлиева, шулай ук Илгизә Шәймәрданова да һөнәрманнардан калышмады. Алар үз җырлары, шигырь юллары, биюләре аша кайгы-борчуларын, шатлыкларын, тормыш бизәкләрен җиткерделәр. Концерт ахырында сәхнәгә күтәрелгән "Истоки" ветераннар хоры үзенең яшь, көчле тавышы белән тормышның һәр очракта да матур булуын, физик мөмкинлекләрнең чикле булуы хөкем карары булмавын җиткерде. Чөнки мөмкинлекләрнең чикле булуы - киртә генә, аның белән килешергә, хәтта дуслашырга да мөмкин. Шушы ук фикер концерттан соң оештырылган чәй табыны артында да яңгырады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X