Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Дуслыкта” җиңүләр

"Җәлилнефть" "Дуслык" сәламәтләндерү лагеренда 2012 елның 1-2 февралендә "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты XV фестиваленең "Вокал (соло)" номинациясендә финалы узды.

Урыссу балалар музыкаль мәктәбе укучылары бу юлы да безнең район намусын яклап лаеклы чыгыш ясадылар һәм яңа җиңүләр яуладылар. Укытучы Лилия Багиева тәрбияләнүчесе Айгөл Гариповага үз номинациясендә тиңнәр булмады: "Сандугачым-гүзәлем" татар җырын дәртле һәм тәэсирле башкаруы аңа мактаулы беренче урын китерде! Аның чыгыш ясавын элекке еллардагы фестиваль лауреатларыннан торган (хәзерге вакытта алар - Әлмәт музыка көллияте һәм Казанның алдынгы югары белем бирү учреждениеләре студентлары) бәйсез жюри билгеләде. Укытучы Оксана Җәләева тәрбияләнүчесе Надия Имаева "Халык җырын башкару" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат, ә Зарина Чиняева исә кечеләр яшь төркемендә дипломант булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев