Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Еллар узгач очрашу

Узган җомга көнне район мәдәният йорты биш ел эчендә ютазылыларның мәхәббәтен яулап өлгергән элеккеге коллективны кабул итте. "Моңсар" җыр һәм бию халык ансамбле 10 елдан соң концерт белән чыгыш ясады.

Район коллективларының күпчелеге өчен быелгы ел шулай ук юбилей елы булды. "Моңсар" халык ансамбле чыгарма түгел. 15 ел элек оештырылган коллективны ул елларда Раушания Сәүбанова җитәкли. Ансамбльнең бөтен иҗади үсеше тарихын хәзер искә алып тормыйбыз, шуны гына исегезгә төшерәбез, "Моңсар" үзенең концерт эшчәнлегенең кыска вакыты эчендә ютазылылар арасында гына танылып калмады, шулай ук "халык" исемен дә яулады.
Кызганыч, бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Раушания тормышында үзгәрешләр була, һәм ул тормыш иптәше белән коллективны калдырып, Урыссу бистәсеннән китеп бара. Ул вакыттан бирле ансамбль зур үзгәрешләр кичерде һәм баштагы составтан беркем диярлек тә калмады. Ул вакыттан озак 10 ел узды. Әмма "Моңсар"га нигез салучыларның, коллективның илһамландыручыларның берсе булган Халикова псевдонимы астында чыгыш ясаучы Земфира Чехонина аркасында тамашачы тагын бер тапкыр яраткан ансамбленең чыгышы белән хозурлану мөмкинлеген алды.
Очрашу "10 ел күрешмәдек, сагындырдыгыз, дуслар!" дип аталды. Артистлар үзләрен сагынып килгән тамашачыларны үз репертуарларыннан җырлар белән шатландырдылар, яңа җырларын тәкъдим иттеләр. Зал Рим Нәфыйковны, Николай Чехонинны, Илшат Тимкинны, Николай Гребенюкны, Рамил Абдурахмановны, Ленар Җәләевны, Земфира Чехонинаны, Минзилә Абдурахманованы, Альбина Әхмәдишинаны, операторлар Владислав Чесноков һәм Тимур Синагуловны һәм, әлбәттә инде, Раушания Сәүбанованы һәм аның тормыш иптәше, баянчы Илмир Мифтаховны (сүз уңаенда, алар Казаннан килгәннәр, хәзерге вакытта алар анда яшиләр) көчле алкышлар белән каршы алды. Кайбер җырлар, истәлек буларак, коллективта чыгыш ясап, бакый дөньяга күчкәннәргә багышланды.
Шуны билгеләп узарга кирәк, тамашачылар арасында ансамбльгә мөкиббән булып махсус Казаннан килгән Х. Низамов та бар иде. Зал элекке район башлыгы Роберт Хәйруллинны көчле алкышларга күмде. Нәкъ менә аның аркасында да ансамбльнең яхшы аппаратурасы, концерт костюмнары булды. Роберт Нәҗип улының ансамбльне районның "визит карточкасы" буларак күрәсе килгән. Ул шулай булып чыкты да.
Өч сәгатьлек концерт сизелмичә дә үтте. "Моңсар" тормышыннан слайдлар фонында җырлар, биюләр беркемне дә ваемсыз калдырмады. Сәхнәгә сәлам-ләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова чыкты. Ул коллективка иҗаты өчен рәхмәтен җиткерде. Район җитәкчелеге исеменнән ул артистларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Яраткан ансамблебез өчен тере чәчәкләр белән зур кәрҗин тоткан Хәйруллинның сәхнәгә күтәрелүе тамашачылар өчен күңелле мизгелләр булды. Ләкин төп бүләк - яраткан "Моңсар"ларының чын шоуы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X