Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иҗади уңышлар билгеләнде

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелгән семинарда район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре узган елда кайбер бүлекчәләр башкарган эшләргә нәтиҗә ясадылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр, районда мәдәният үсешенә саллы өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр.

Район мәдәният бүлеге начальнигы З. Шәрипова хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады, аларга иҗади уңышлар теләде. Музей бүлеге методисты Г. Гарипова, укучыларга экскурсияләр, иҗади шигъри кичәләр һәм башка чаралар үткәрүне үз эченә алган музей эшчәнлеге белән таныштырды. "Истоки" район ветераннар хоры җитәкчесе И. Иванаевская җырлауның файдасы турында сөйләде. Хор үзенең унбер еллык тарихы эчендә 170тән артык концерт куйган, репертуарында 150дән күбрәк татар һәм рус җырлары бар, шул ук вакытта хорда катнашучылар арасында бер генә һөнәри җырчы яисә музыкант та юк. Өстәвенә, хор бушлай җырлый. Хәзерге көндә ул халык исеме алырга әзерләнә. Катнашучылар мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең район комитеты рәисе К. Галиева башкарган эшләрдән хәбәрдар булдылар. Ахырда республика чараларында катнашкан һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен берничә бүлек хезмәткәре дипломнар һәм мактау грамоталары белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X