Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иске Урыссу авылында - зур концерт

Иске Урыссу авылында ике дистә ел дәвамында яшәп килүче матур вакыйгаларның берсен мин күңелле дә, файдалы да традиция дияр идем.

Зур концерт-тамаша белән тәүге тапкыр 1996 елда клуб сәхнәсенә күтәрелгән чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары, туган-тумачалары авыл тормышында яшәүче матур йолаларның берсенә нигез салды. Һәм менә хәзер һәр елны олы тормыш юлына аяк басарга торучы укучылар үзләренең соңгы кыңгырау бәйрәменә дә, чыгарылыш кичәсенә дә шәхси талантлары белән акча эшли.

Мәктәп җитәкчелеге әйтүенә караганда, әлеге концерттан кергән табыш бәйрәм чыгымнарын тулаем диярлек капларга җитә икән. Чын мәгънәсендә, талант бизнесы. Әле күптән түгел генә бөтен авыл халкын мәдәният йортына туплаган концертның бер генә үзенчәлеге булды - аны, 11 сыйныфта нибары дүрт бөртек бала уку сәбәпле, тугызынчы сыйныф укучылары әзерләгән иде. Тамаша, гадәттәгечә, ярминкәдән башланды. Мәдәният йортының фойесында корылган сәүдә киштәләрендә баз һәм чоланнарда сакланучы тәм-том, әле яңа гына майлы табадан төшкән сый-нигъмәттән тыш, мунча себеркесенә кадәр табарга мөмкин иде. Шулай, язга таба запас кими төшә яисә гел бетеп китә...

Сәхнәдә зур осталык белән уйналган скетчлар, яңгыраган берсеннән-берсе дәртле җырлар, сәнгатьчә укылган шигырьләр - һәрберсе тамашачы күңеленә барып җитте. Тәрәзәләре алмаштырылып, стеналары ак буяуга манылып, капиталь ремонт нәтиҗәсендә яктырып, тагын да иркенәеп калган тамаша залының көчле алкышларга күмелүе шул хакта сөйләде. Хәер, мәдәният учагында ремонт эшләре әле тәмамланмаган, әмма авылдашларга мәдәни тормыш белән яшәүдә бу киртә тудыра алмаган. Әлеге кичне сәхнә тоткан балаларны да, аларның якыннарының да хәтерен калдырмас өчен берсен дә исемләмим - һәркайсы үзенчә сәләтле. Ә менә авылда күптән түгел генә эшли башлаган хореограф Иветте Сөләйманова куйган биюләрнең үзгә булуын әйтеп узу гадел булыр. Чыгарылыш сыйныф укучылары әзерләгән концертка җирле балалар бакчасы нәниләренең чыгышы зур ямь өстәде.

Ахырда сәхнәгә күтәрелгән Иске Урыссу урта мәктәбе директоры Роза Садыйкова, күңелле кичә өчен рәхмәт сүзләре җиткерү белән беррәттән, инде апрель ахырында беренче чыгарылыш имтиханы көтүче балаларга тел ачкычлары, ә аларның ата-аналарына сабырлык теләде. Бу концерт исә зур эшләргә көч туплау, олы тормыш юлына аяк басар алдыннан бер ял итеп, җилкенеп алу кичәсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев