Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Искекаразиреклеләр концерт күрсәтте

Халыкара хатын-кызлар көнендә Иске Каразирек авылы мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар артистлары бәйрәм концерты тәкъдим итте.

Сәхнәгә чыккан балалар бакчасы хезмәткәрләре И. Гарифуллина һәм Д. Мөхәммәдиева җырлар башкардылар, театральләштерелгән тамашаларда артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Көчле алкышларга шулай ук медицина хезмәткәре Р. Мөхәммәтҗанова һәм авылның өлкән яшьтәге үзешчәннәре лаек булды. Концерттан соң барысы да күтәренке кәефтә таралышты, дип хәбәр иттеләр Иске Каразирек мәктәпкәчә учреждениесендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X