Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Истоки” халык ветераннар хоры бөтенроссия “Каравон – 2016” рус фольклоры фестивалендә чыгыш ясады

Узган якшәмбедә "Истоки" халык ветераннар хоры бөтенроссия "Каравон - 2016" рус фольклоры фестивалендә чыгыш ясады.

Элек әлеге бәйрәмне өч көн дәвамында киң колачлы итеп билгеләгәннәр: башта һәрвакыт чиркәүдә гыйбадәт узган, аннары авыл халкы бәйрәм өстәлләре артына җыелган. Күңел ачу барышында алар "каравон" (яки "үрдәк") адымнарында үзара чәнтеки бармаклары белән тотынышып, "хоровод" әйләнгәннәр. Безнең көннәрдә дә әлеге традиция үзенең күркәмлеген һәм масштаблылыгын югалтмый. Менә инде унөченче. ел рәттән Никольское авылы халкы "Каравон" дәүләт бәйрәмен билгеләп үтү өчен бөтен илдән кунаклар кабул итә.

Быел фестивальнең рәсми өлеше изге Николай хөрмәтенә салынган чиркәү янында узды. Биредә тамашачылар бәйрәм барлыкка килү тарихына багышланган театральләштерелгән тамаша карады. Күркәм чыгыштан соң, сәхнәгә араларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булган мөхтәрәм кунаклар күтәрелде.

- Елдан-ел әлеге рус халкы бәйрәме - җыр-бию, "хороводлар" тамашасы күркәмрәк була бара, катнашучылар саны арта, аларның географиясе киңәя, - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин. Биредә аллы-гөлле костюмнарга киенгән иҗат коллективлары да җыелган иде. Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән (Мәскәү, Ижау, Омск, Пермь крае һәм башка төбәкләр) килгән 150 иҗат берләшмәсе рус халык җырларын башкарды. Безнең "Истоки" халык ветераннар хорында катнашучылар да читтә калмады. Иҗади мәйданчыкларның берсендә, "Комаринская" сәхнәсендә, безнең сәләтле хормейстер Ирина Иванаевскаяның кайгыртучан җитәкчелегендә әлеге хор күп санлы тамашачыларны җыйды.

- Без "Каравон"да беренче тапкыр катнаштык. Озын юл һәм бөркү һава торышы безгә колачлы этник бәйрәмнең бөтен күркәмлеге белән хозурланырга комачау итмәде. Тамашачылар безне җылы каршылады һәм безгә бик теләп алкышлады һәм музыка тактына биеде, - дип хор җитәкчесе үз тәэссоратлары белән уртаклашты.

Ел саен Никольскоеда үткәрелгән "Каравон" фестивале - ул славян мәдәнияте колоритының бер өлеше. Ул илебезнең, тарихыбызның колач җитмәслек, үзенчәлекле тасвирламасы.

Сүз уңаеннан. "Истоки" халык ветераннар хоры бер дә тик тормый. "Каравон"га барып кайтканнан соң ике көн узгач, алар Казанга юнәлде һәм "Без төрле, әмма без бергә" дип аталган хорлар фестиваленең йомгаклау концертында катнаштылар. Безнең артистларның җиңүләре "маясы" "Ветераннар хоры" номинациясендә I дәрәҗә диплом белән тулыланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев