Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Каразирекле Гүзәлия Котдусовага сынмас әдип иҗаты илһам өстәгән

Һәр елны республика күләмендә Гамил Афзал укулары үткәрү матур бер гадәткә әверелде. Быел ул бишенче тапкыр шагыйрьнең туган ягы - Актанышта үткәрелгән.

- Гамил Афзал - татар халкының яраткан шагыйре. Аның иҗаты, татар әдәбиятының югарылыгын билгеләгәндә, зур әһәмияткә ия. Язмыш Гамил Афзалны авыр сынаулар алдына куйса да, ул сынмый, сыгылмый. Әтисе халык дошманы дип, гаиләсе белән чит җирләргә сөрелсә дә, булачак шагыйрь күңелендә бернинди дә үпкә сакламый. Үткен каләме белән халкына, туган иленә һәм җиренә хезмәт итә. Аның өчен тормыш үзе университет була. Гомере буе Әлмәттә яшәп иҗат итә. Тырышлыгы хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Шагыйрь Тукай премиясенә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Халык шагыйре дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Шуңа да Гамил Афзалның иҗаты бүгенгесе көнне дә үз әһәмиятен югалтмый, - дип бәян итә Каразирек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Котдусова.

Ул "Патриотик тәрбия бирүдә Гамил Афзал иҗаты" дигән темага фәнни-гамәли эш белән бу бәйгедә үз көчен сыный. Республика буенча җыелган 540 эш арасыннан икенче этапка узган 120 хезмәт арасында Гүзәлия Котдусованың да кулъязмасы була. Эшен яклап, мәртәбәле комиссия каршында уңышлы чыгыш ясаган мөгаллимә, мактаулы икенче урынга лаек була һәм республиканының Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнә. "Бу күрсәткеч тагы да яңа үрләр яулауга дәрт өстәде", - дип шатлыгы белән уртаклашты педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев