Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Казан сөлгесе” дуслык күперен ныгытты

Азнакай районының мәдәният җәүһәре, Бөтенроссия смотры лауреаты, Халык театрларының "Идел-йорт" төбәкара фестивалендә гран-прига лаек булган, бүләккә автобус кабул иткән Азнакай татар халык драма театры районыбыз мәдәният йортында Кәрим Тинчуринның "Казан сөлгесе" музыкаль комедиясен күрсәтте.

Тамаша башланыр алдыннан Ютазы һәм Азнакай муниципаль районнары башлыклары Р. Нуриев һәм М. Шәйдуллин сәхнәгә күтәрелделәр. Тамашачыларны сәламләгәннән соң, район башлыклары ике район арасындагы дуслыкның тагын да ныгуын теләделәр. Ике дуска президент кушуы буенча аерылышырга туры килсә дә, районнарыбызны күтәрү юлында алар бер-берсе белән киңәшләшеп эшләүләрен билгеләп үттеләр. Эчкерсез дусларның кочаклашулары, районнар арасында бүләкләр тапшырышулар тамашачыларның алкышларына күмелде.
Мәдәният бүлеге артистларының берничә концерт номерыннан соң, театрның режиссеры һәм рәссамы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әлеге музыкаль комедиядә Мөәзин ролен дә башкаручы Гата Ялалов җитәкчелегендәге коллективның театр җанлы, аңа бөтен күңелен биреп эшләүче артистларының чыгышы башланды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Хәмидуллина (Шәмси әби), Халык театрларының Бөтенроссия смотры лауреатлары Сәрия Шакирова (Әсма), Кәшиф Закиров (хәзрәт), Зинфира Кашапова (Саҗидә), Айгөл Зарипова (Мөршидә) һәм башкаларның чыгышлары пәрдә ябылган саен тамашачыларның кайнар алкышларына лаек булды. Музыкаль бизәүче баянчы Заһир Ильясов һәм Азнакай музыка мәктәбенең халык уен кораллары ансамбле җитәкчесе Зөлфия Зарипова, биюләрне куючы Марат Хурамшин хезмәтенә дә сокланмый мөмкин түгел. Купшы, милли нәкышлы сәхнә костюмнарында чыгыш ясаучы артистлар җыр-биюгә дә оста булуларын күрсәттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова Азнакай районы җитәкчелегенә, артистларга тамашачылар исеменнән рәхмәт белдерде, алар районга киләчәктә дә яңа иҗади эшләр белән килсеннәр иде дигән теләген җиткерде.
Кунак ашы - кара-каршы булган кебек, Ютазы муниципаль районы җитәкчелеге дә, көзге кыр эшләре тәмамлангач, мәдәни программа белән азнакайлыларны сөендерергә сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X