Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Көчле алкышлар астында

Район мәдәният йортында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре М. Абдурахманова җитәкчелегендәге "Ютазы йолдызлары" халык биюе ансамбленең отчет концерты узды.

Концертта 130 баладан торган алты төркем катнашты. Татар һәм рус хореографик постановкалары, ялкынлы чегән, яһүд, латин америкасы биюләре көчле алкышлар белән озатылды. Һәр биюгә тиешле костюмнар сайланган.Концерт ахырында Минзилә Мәүзир кызы әти-әниләргә үзенә ышаныч күрсәтүләре, костюмнар табуда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ә соңгылары хореографка чәчәкләр бүләк итте. Отчет концертлары Ютазы һәм Иске Урыссу авылларында да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев