Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Урыссу авылында Баулы районы үзешчән сәнгать осталары сәхнә тоткан

Кече Урыссу авылында сәхнә тоткан Баулы районы үзешчән сәнгать осталары үзләренең дәртле җырлары, матур биюләре белән тагын бер кат дуслык җепләрен ныгыттылар.

Республиканың Мәдәният министрлыгы карарына ярашлы районара мәдәни элемтәләрне ныгыту, шулай ук ТАССРның 95 еллыгы һәм яңа дәүләт төзүнең 25 еллыгы уңаеннан Ютазы районы үзешчән сәнгать осталары алдагы көнне Баулы районының Николашкино авылы халкына чын ял кичәсе оештырып кайтса, икенче көнне Баулы районының иң оста гармунчыларыннан, җырчыларыннан төзелгән иҗат төркеме кечеурыссулыларга бәйрәм бүләк итте.

Һәр чыгышлары туган якка, үскән нигезгә, әти-әнигә, дуслык һәм мәхәббәткә багышланган концерт Зәйтүн Муллаянов җитәкчелегендәге "Тальянка" гармунчылар ансамбле чыгышыннан башланды. Шигырь юлларында "Йөрәкләргә рәхәт була, тальянкада бер уйнасаң..." диелсә дә, бу кичне татлы бер хис булып тирә-якка сибелгән тальян моңы кемнең генә йөрәк кылларына чиртми калды икән?! Чынлап та, авыл урамнарында гына түгел, хәтта сәхнәләрдә дә гармун моңы һаман саен сирәк яңгыраган мәлдә, Баулы гармунчылары чыгышы кичәнең асыл бизәге булды. "Кешеләрне ак күңелле иткән ак чишмә..." - Татьяна Иванова җитәкчелегендәге "Чишмә" халык вокаль триосы тарафыннан яңгыраган моңлы җырлар, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова башкаруындагы халкыбызның үлемсез җырларын, Гөлнара Абдуллина җырлаган дәртле җырларны тамашачы йотылып тыңлады. "Нәүрүз" бию төркеме башкарган биюләр ямь өстенә ямь булса, яшь җырчылар Ленир Дәүләтшин, Венер Хәйбрахманов исә һәркемнең күңелен күбәләктәй җилпенергә мәҗбүр итте. Егетләргә бакчаларда үсеп утыручы матур чәчәкләр дә хәтта жәл булмады. Менә шундый дәртле нотада тәмамланган концерт өчен ут-күршеләребезгә рәхмәт әйтергә дип сәхнәгә күтәрелгән Ютазы районы мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова, ике район арасындагы дуслык күперенең халкыбызның матур, тирән эчтәлекле җырлары белән тагын бер кат ныгуына шатлыгын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев