Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кечеурыссулылар Габдулла Тукай иҗаты белән яши

Татар дөньясының якты йолдызы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көннәрдә Кече Урыссу авылы балалар бакчасында аңа багышланган проект эшли.

Аның кысаларында балалар Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән танышты, шигырьләрен өйрәнде, әкиятләрен сәхнәләштерде; китап күргәзмәсе оештырды. Шагыйрьнең туган көнендә бакчада "Шигырь көне" узды. Анда балалар әти-әниләре белән өйрәнгән шигырьләрне сөйләде, рольгә кереп уйнады. Авыл китапханәсенә ясаган сәяхәт тә бик кызыклы, эчтәлекле булды. Китапханәче Айгөл Солтанова балаларны кечкенә Апуш турындагы "Исемдә калганнар" әсәре, Тукайга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Мәдәният хезмәткәрләренең "Шүрәле" әсәрен укып, "Туган авылым" җырын башкаруы сабыйларга бик ошады. "Тукай мәңге безнең арада" исемле кичәгә кунакка мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары килде.

Алар "Тылсымлы чәчәк" ярдәмендә Габдулла Тукай (Заһртдинова.Р.) белән очрашты. Аңа шигырьләр сөйләде, Апушның яраткан уеннарын уйнады. Кәҗә белән Сарык нәниләргә капчык тулы уеннар, табышмаклар алып килеп, аларны сынады. Балалар Шүрәле, Су анасына багышлап җыр җырлады, ә кунакларның уен-викторинасы (тәрбияче Зилә Минһаҗева үзе төзегән ИКТ-уен) хәтта мәктәп балаларына да бик кызыклы булды. Кичә "Туган тел" җырын башкару һәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Шагыйрь иҗатына гаиләләребезнең дә игътибарын юнәлтү уңаеннан "Габдулла Тукай геройлары безнең белән" исемле рәсем һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе игълан иткән идек. Кичәбез азагында иң тырыш һәм булдыклы әти-әниләр билгеләп үтелде.

Тукайга багышланган чаралар бездә әле дәвам итә. Алда безне сөекле шагыйребез эзләре буенча Казахстан (Уральск), Кытайга кадәр сәяхәт иткән якташларыбыз, яшь журналистлар Альбина һәм Рәмилә Газизуллиналар белән очрашу көтә. Тукайның тууына 130 тулуга алар, аның бердәнбер туганы журналист Р. Рыйммханов белән берлектә "Истә калганнар" исемле китап чыгарды. Бу очрашу да балалар өчен бик файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев