Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кечкенә музыкантлар башкаруында язгы тамчылар

Шушы көннәрдә Урыссу балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр концерт белән чыгыш ясадылар.

Җыелучы тамашачыларга музыка мәктәбе стеналары артында укучыларның иң яхшы номерлары тәкъдим ителде. Һәркемнең күңеленә баянда, фортепианода уйнау, рус халык һәм популяр җырлары хуш килде... Башкаручыларның таланты биеклектә иде. Кечкенә йолдызчыкларның чыгышы мәктәпләрдән килгән яшьтәшләре тарафыннан да алкышларга күмелде. Әгәр теләсәгез, киләсе елда залда утырган балалар да музыка мәктәбенә йөри алачаклар, без моңа бик шат булачакбыз, - диде музыка мәктәбе укытучылары. Бу көнне үзләренә тиеш алкышларны "Родники" вокаль ансамбле - өлкән буын вәкилләре ("Электросоединитель" заводы) дә кабул итеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев