Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңел хисләре җырларга үрелә...

Ютазы авылының йөз еллык тарихы хөрмәтенә җирлек учреждениеләре һәм предприятиеләре арасында үзешчән сәнгать бәйгесе башланды.

Яшел бишек булган туган яктан, алтын бишек булган балачактан илһам, көч алмаган кеше юктыр бу дөньяда - һәр төбәк, һәр авыл үзенчә матур, ямьле була. Үзешчәннәр арасында авыл җирлеге игълан иткән бәйгене башлап җибәргән Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы дәртле биюләре, моңлы җырлары, матур шигырь юллары аша таулар, елга-инешләр, урман-болыннары белән хозурланучы туган авылларына мәдхия җырладылар. Мәктәп белән беррәттән авыл тарихында да якты эз калдырган мөгалим-мөгалимәләрне искә алдылар, бүгенге җиңел булмаган тормышка лаек буын үстерү юлында армый-талмый эшләүче хәзерге педагоглар коллективына уңышлар теләделәр.
Сәхнәгә чыккан үзешчәннәр арасыннан кемнедер аерып күрсәтү, гадел булмастыр. Аларның һәрберсенең чыгышы көчле алкышларга күмелде. Шуны гына әйтергә кирәк, йөзьяшәр Ютазы авылына багышланган бәйге концертына кече сыйныф укучыларыннан алып, мәктәп директорына кадәр үз өлешен кертте.
- Сәнгать үзешчәннәре бәйгесендә элеватор, балалар бакчасы, табиблык амбулаториясе, урман, "Кымыз-Тау" хуҗалыклары коллективлары катнашыр дип көтәбез. Концертлар һәр атнаның чәршәмбесендә узачак. Иң яхшы номерлардан тупланган гала-концерт апрель уртасында булыр, дип фаразлана, - дип аңлатып узган җирлек башлыгы Наил Җәләев, бәйгенең җиңүчеләре ачыкланачагын да ассызыклады. Сүз уңаенда, авыл җирлеге оештыру һәм иганәче ролен генә үтәп калмый, бәйгедә катнашу мәшәкате белән дә яши. Н. Җәләев шәхсән җыр репетициясенә йөри икән. Ә бүген, чәршәмбе кичендә, Ютазы авылы мәдәният йорты сәхнәсендә 124 санлы һөнәри училище коллективы чыгыш ясаячак. Күрми һәм ишетми калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев