Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңелле ял бүләк иттеләр

Район мәдәният йортында "Моңсар" ансамбле тамашачыларын Яңа ел белән котларга дип җыйды.

Концертка килүчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, ансамбль солистлары башкаруында өр яңа җырлар да, тамашачылар инде яратып өлгергән җырларны да башкардылар. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, ансамбль үзенең беренчел составындагы иҗатташ дусларын да онытмый. Моңа мисал булып Бөгелмә шәһәреннән кайткан Ильшат Тимкин тора. Ул үзе дә Ютазы тамашачысын сагынуын яшермәде. Рамиль Абдурахмановның баянга кушылып башкарган татар халык җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Әйтергә кирәк, баян тавышы, баян моңы күптән район сәхнәсендә яңгыраганы юк иде. Ә "Моңсар" тамашачыларга бүләккә Баулы шәһәреннән баянчы Зәйтүн Муллаяновны чакырган иде. Ике сәгать дәвам иткән концерт сизелми дә үтеп китте. Тамашачылар инде яратып өлгергән Зинфира Халикова, Ленар Җәләев, Николай Гребенюк башкарган җырлар, Минзилә Абдурахманова һәм аның җитәкчелегендәге "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле башкарган дәртле биюләр чыннан да Яңа ел күчтәнәче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев