Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күк йөзендә якты йолдыз кабынды

Узган атна ахырында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең финал гала-концерты узды. Фестивальне оештыручылар - мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре.

Соңгы елларда әлеге фестиваль чын мәгънәсендә күркәм шоуга әверелеп бара. Елдан-елга талантлы егет һәм кызлар үзләрен ялгыз җыр башкаруда, икенчеләре исә сүз жанрында, ә өченчеләре бию жанрында күрсәтә. Әлеге вакыйгага балалар зур илһам белән әзерләнә. Укытучылар, ата-аналар да аларны җитди әзерлиләр. Соңгы еллар фестивальләрен анализласак, шундый нәтиҗә ясап була: тагын да зуррак фантазия белән тегелгән костюмнар елдан-ел күркәмрәк. Шулай да, беренче урынга, һичшиксез, талант чыга.
Бу юлы талантлыларның күгендә тагын бер якты йолдыз кабынды. Ул - кечке төркемдә "Вокал-соло" номинациясендә беренче урын алган Зарина Чиняева (муз. мәктәбе). Беренче урынны Карина Шакирова (муз. мәктәбе) да бүлеште. Икенче урынны Александр Галимуллин (гимназия) һәм Ильвина Валеева (муз. мәктәбе) бүлештеләр. Өченче урынга Софья Кулагина (Урыссуның 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе) лаек булды. Шул ук номинациядә урта төркемдә Диләрә Миассәрова (Иске Урыссу мәктәбе), Динар Иламов (Урыссу гимназиясе) һәм Илшат Кәримов (Әбсәләм мәктәбе) иң сәләтлеләр булып чыктылар. Икенче урынны Эдуарда Марченко (Каразирек мәктәбе), Арина Якупова (Урыссуның 3 санлы мәктәбе) алдылар, өченче урынга Оксана Сучкова (Ютазы мәктәбе), Булат Нургалиев (Кәрәкәшле мәктәбе) лаек булдылар. Өлкән төркемдә беренче урынны Алинә Мөхтәруллина (Урыссуның 3 санлы мәктәбе), Илдар Әхтәмов (Подгорный авылы мәдәният йорты) алдылар, икенче урынга Роза Хәмитова (Иске Урыссу мәктәбе), Илназ Сәитов (Каразирек мәктәбе) лаек булдылар, өченче урында Диләфрүз Ковракова (Ютазы мәктәбе) булды.
"Вокал ансамбльләр" номинациясендә кече төркемдә чыгыш ясаучылар булмады. Урта төркемдә Урыссуның 3 санлы мәктәбенең "Гөлчәчәк" ансамбле беренче урынны алды, икенче урынга Оксана Сучкова һәм Эльвина Шияпова (Ютазы мәктәбе) лаек булдылар. Өлкән төркемдә Иске Урыссу мәктәбе "Сайра, сандугач!" вокаль ансамбле фестивальнең зональ турына чыкты.
Дәртле, ялкынлы биюләрне бию коллективлары күрсәтте. "Хореография" номинациясендә Әбсәләм мәктәбе кече төркеме "Япон биюе" жюриның югары бәясен алды, "Два веселых гуся" (балалар иҗаты үзәге) биюе икенче урынга лаек булды, "Барбарики" биюе (Урыссуның 3 санлы мәктәбе) өченче булды. Әбсәләмлеләр урта төркемдә дә заманча бию белән беренче урынга чыктылар, икенче урынны "Чарли Чаплин" биюе (Урыссуның 3 санлы мәктәбе) алды. Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре исә "Җан авазы" биюе белән өлкән төркемдә беренче урынны алдылар, "Брейк-данс" биюе белән бәйрәкәлеләр икенче булды.
Шулай да, бәйгедә катнашучыларга таләпчәнлеге ким булмаган номинация булып "Конферанс" номинациясе кала. Әлеге жанрда алып баручылар сәхнәдә ятланган сөйләмне әйтеп кенә калмыйча, ирекле рәвештә импровизацияләргә, таныш булмаган шартларда югалып калмаска тиешләр. Нәтиҗәдә кече төркемдә вәзгыятьне бик яхшы билгесенә Камил Шәрәпов - Булат Шакиров (Әбсәләм мәктәбе) пары башкарды, Карина Дубовик - Роман Салафонов (Урыссуның 2 санлы мәктәбе), Энҗе Әхмәтова - Артур Җәләев (Урыссуның 3 санлы мәктәбе) парлары икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Динар Иламов (Урыссу гимназиясе), Илшат Михайлов (Бәйрәкә мәктәбе) урта төркемдә җиңү яуладылар, Эльвина Шияпова - Камилә Низамова (Ютазы мәктәбе) пары икенче урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев